Һава торышы үзгәрә

-- Лейла

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, чәршәмбе көнне көндез термометр баганалары 20 градуска кадәр күтәреләчәк, явым-төшем көтелә. Төнлә һава температурасы 6 градуска кадәр төшәчәк.

“Бу көннәрдә уртача тәүлеклек һава температурасы 12,5-14 градус тәшкил итәргә тиеш. Пәнҗешәмбедән Казанда сизелерлек суыту көтелә, температура күрсәткечләре климатик нормадан 2 градуска түбән булачак: көндез 16 градус җылы торса, төнлә 8 градус булачак. Мондый һава торышы циклонның тыл өлешендә булуыбызга бәйле булачак. Безгә Арктика, төньяк агымнар йогынты ясаячак, – дип ачыклык кертте Юрий Переведенцев. –Шулай итеп, һава торышы тотрыксыз, температура күрсәткечләре нормадан түбәнрәк тә булачак”.

Җомга көнне, 15 майда, көндез 14 градус, төнлә – 7 градус булачак. Яңгырлар көтелә. Ял көннәрендә Татарстан башкаласында алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Шулай итеп, шимбә көнне термометр баганалары 14 градуска һәм төнлә 5 градуска җитәчәк. Якшәмбе көндезге сәгатьләрендә плюс 16, төнге сәгатьләрдә плюс 7 градус булыр дип көтелә.

Явым-төшемнәр турында сөйләгәндә, профессор май аенда явым-төшем күләме 41 мм тәшкил итә, дип билгеләп үтте. “Якынча фаразлар буенча, июньдә температура күрсәткечләре норма чикләрендә булачак. Уртача 17,5 градус җылы, явым-төшем 60 мм дан артык”, – дип хәбәр итте ул.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле