МЧ: Гадәти тормышка кайту турында сүз бармый

Бонн университеты каршындагы йогышлы авырулар дәваханәсе җитәкчесе Юрген Рокштро русиялеләрнең якын арада элекке гадәти тормышка кайту өметләрен бәяләде. Бу хакта ул башкаланың оператив штабы белән әңгәмәсендә бәян итте.

Аның сүзләренчә, вирусны җиңгәнче бөтен дөньяга озын юл үтәсе булачак. Әлегә коронавирус йогуына киртә булырдай вакцина уйлап табылмаганын әйтте ул. Аннары, пациентларны дәвалаганда кулланылан терапия ысуллары 100%ка нәтиҗәле түгел, диде Рокштро.

Шул ук вакытта эксперт башка илләр тәҗрибәсен дә искә алды, анда коронавирус белән көрәштә уңай динамика күзәтелә. Яңа тикшеренүләр яисә алымнар аркасында вирус таралуын азмы-күпме контрольдә тотуга һәм сәламәтлек саклау системасынында коллапс булдырмауга ирешелде, дие билгели белгеч.

Шулай да ул элекке гадәти тормышка кайту турында сүз бармавын әйтте. Социаль дистанция үтәү һәм массакүләм кешеләр җыелган чаралар тыелуы хакындагы  таләпләр үз көчендә кала. “Элекке тормыш тиз генә кайтмаячак”, —  дип искәртте ул.

Русиядә эпидемиянең дәвам итүенә кагылышлы белгеч шуны да әйтте — барлык илләр дә акрынлап вирус учакларын “баса” алачак. “Һәм инде, ниһаять, вирустан вакцина 2021 елда әзер булыр дип өметләнәбез”, — диде Рокштро.

Дөрес, бердәм ял көннәре бетерелсә дә, ил коронавирустан котылды дип булмый. Тәүлек саен Русиядә 10 меңнән артык яңа коронавирус йоктыру очраклары теркәлә. Һәм бу саннар кимүгә түгел шул әле…

Чыганак "өмет"

Бәйле