Тынычланырга иртә әле: коронавирус буенча яңа статистика

-- Лейла

Бүген Татарстанда “таҗлы вирус” йоктыруның 87 яңа очрагы расланды. Россиядә тәүлек эчендә 10 028 кеше чирли башлаган.

3 очрак читтән килгән, 84 – моңарчы авыручылар белән элемтә нәтиҗәсендә булган.
31 кеше хастаханәгә озатылган, 56 кеше өйдә дәвалана (чир аларда җиңелчә яки симптомсыз формада уза).

Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 6
18 дән 30 га кадәр – 13
30дан 50 – 25
50 дән 60 – 21
60 тан 70 кә кадәр – 20
70 тән 80 – 0
80нән 90 – 2
90нан өлкәнрәк- 0

Чирнең география буенча бүленеше:
1.Казан – 43
2.Чаллы – 1
3.Апас – 20
4.Балтач – 1
5.Буа – 1
6.Биектау районы – 3
7.Яшел Үзән – 5
8.Кама Тамагы – 1
9.Кукмара – 1
10.Лаеш – 2
11.Түбән Кама – 9

Барлыгы 13 майга булган мәгьлүматларга караганда, Татарстанда COVID-19ның 1919 очрагы теркәлгән.
Барлык чор буенча 740 кеше ( соңгы тәүлектә 100) тернәкләнгән.

Чыганак: Шәһри Татарстан

Бәйле