«Аңа әнисе беренче тапкыр “Кызым” дип эндәшә бит!»

Галина балалар йортында үсте. Үз-үзен белә башлаганнан бирле бер үк тәртип: вакытында ашаталар, вакытында йоклаталар, бергәләшеп якындагы мәктәпкә укырга баралар. Яннарында өлкәннәрдән – тәрбияче генә. Кызыкай бу тәртипләргә күптән күнеккән, дөнья шулай булырга тиештер, дип уйлый иде. Тик бишенче-алтынчы сыйныфларда укыганда уйлана башлады. Мәктәптә класс җитәкчесе ата-аналар җыелышына һәркайсының я әтисе, я әнисен чакыра, ә балалар йортында яшәүчеләрнең тәрбиячеләре генә бара. Минем әти-әнием булмады микәнни, мин әнисез тумаганмындыр бит инде, дип уйлана башлады Галина.
Ул — алдынгы укучы, тәртибе дә яхшы, шуңа балалар йорты директоры да, тәрбиячеләр дә аңа карата ихтирамлы, игътибарлы булдылар. Шуннан файдаланып, кызчык үзенә бигрәк тә якын булган өлкәнрәк яшьтәге тәрбиячедән: “Минем әти-әнием кемнәр икән, сез белмисезме?”, — дип сорады. Анысы: “И, кызым, сине безгә китергәндә бик кечкенә идең, яңа гына сөйләшергә өйрәнә башлаган идең, шуңа мин берни дә белмим”, — диде. Икенче вакыт шул ук апа: “Син татар кызына бигрәк охшагансың, — дип куйды. – Исем-фамилияң урысча булса да, әти-әниең татарлар булуы бик мөмкин”.
Бу сөйләшүләр Галинаның күңел түренә кереп утырды. “Бераз үскәч, моннан чыккач, эшли башлагач, мин аларны барыбер табачакмын”, дигән карарга килде ул.
Үсмер яшенә җиткәндә ул үз алдына табибә булырга дигән максат куйды. Укуын тәмамлагач, шәһәрдәге медицина училищесына, имтиханнарны уңышлы тапшырды. Анда укыган елларда да әти-әнисен табу максаты һәрчак алгы планда булды. Үзенең “отказник”лар исәбендә булуын ачыклады, ягъни әнисе аңардан тугач та баш тарткан. Шул ананы табып, йөзенә, күзләренә карау теләге Галинада көчәя генә барды. Шуңа да училищены тәмамлагач, шәһәрнең бала тудыру йортына юллама алуга иреште: иң алдынгы укучы булганлыктан, аның теләген исәпкә алдылар.
Менә ул балалар тудыру йортында акушерка булып эшли, һөнәре серләренә тизрәк өйрәнергә тырыша, өлкәнрәк яшьтәге табиблар, шәфкать туташлары белән якынлашырга, дуслашырга, сердәш булырга исәбе. Ул үзенең туган елын, хәтта көнен дә белә – документында язылган. Күпмедер вакыт үтүгә ул көнне кайсы акушерның дежурда булганын, бу “отказной” кызны кем иң башта кулына алганын белде. Тик ул хәзер эшләми, пенсиягә чыккан, аны өендә генә табарга була икән.
Адресын белеп, Галина аны эзләп китте. Шәһәр читендәге аерым йортта торалар икән. Үзе белән таныштыргач, “Тукта, тукта әле, — диде элекке акушер хатын, — мин сине кайдадыр күргән кебек, тик хәтеремә төшерә алмыйм”. Галина үзенең килү максатын әйткәч кенә йөзе үзгәрде, беразга катып калды.
— Менә нинди хәлләр була икән дөньяда! — диде ул, бераз һуш җыйгач. – Син, кызым, моннан егерме ел элек баласын калдырып киткән әнә шул хатынның төгәл копиясе инде. Бу кадәр дә охшашлык булыр икән – ике тамчы су кебек.
— Кем ул, минем аны бик күрәсем килә, — диде кыз. – Мин бу турыда күптән хыялланам.
— Мин аның кем икәнен әйтә алмыйм. Бу закон буенча тыела, мине хөкемгә тартулары бар. Аннары, бу хәл ул хатынның гаиләсен бозуга китерүе бар. Чөнки ул ханым сине үзенең законный иреннән түгел, чит кешедән тапкан иде. Шуңа да иреннән яшереп, бала тудыру йортында калдырды. Бу хакта дежур табиб һәм мин генә белдек. Ханым бездән серне саклауны бик нык үтенде. Бәлки, бераз акча да төрткәндер, хәлле кешегә охшаган иде.
— Зинһар, әйтегез, — диде Галина. – Мин бу серне белмичә туктамаячакмын. Сездән белгәнне беркемгә дә әйтмим, ант итәм.
Мин аның исем-фамилиясен генә хәтердә калдырганмын. Адресын белмим, анысын сиңа белү кыен булмас. Тик берүк минем исемне әйтә күрмә.
Галина, бу акушер апага сүз биреп, рәхмәт әйтеп чыгып китте. Әнисенең адресын белү, чыннан да, кыен булмады. Шәһәр читендәге яңа микрорайонда үз йортларында торалар икән. Китте эзләп. Тапты ул йортны. Тик ире өйдә булмаган чакны туры китерергә кирәк. Галина койма ярыгы аша ишек алдын күзәтте. Менә ишектән юылган кер салган тас тотып бер хатын чыкты һәм керләрен элә башлады. Галина бер аңа, бер паспортындагы фотога карый – охшашлык искитмәле! Шикләнергә һич урын юк. Кыз кыңгырау төймәсенә басты. Хатын капканы ачты һәм кызга карап катып калды. Аның йөзендә аптырау да, гаҗәпләнү дә, курку да барысы бергә чагыла иде.
Галина исәнләште дә турыдан-туры сорау куйды:
— Сез фәлән елның фәлән көнендә яңа туган кызыгызны бала тудыру йортында калдырып киткән идегезме? — Һәм, җавап та көтмичә, дәвам итте.
— Мин әнә шул кыз булам. Чит кешеләр кулында, балалар йортында үстем. Әмма югалып калмадым, һөнәрем бар, эшләп йөрим.
Хатын бер кызарды, бер агарды, аннары Галинаны кочакларга итте дә кыймыйча үксеп-үксеп елый башлады. Ул кызның йөзен күргәч тә аның кем икәнен сизенгән иде инде, шуңа ни эшләргә дә белмичә аптырап калды. Ә Галина сөйләвен дәвам итте:
— Инде сезнең мине тудырган анам булуга ышандым. Инде минем чын әтиемнең кем булуын беләсем килә. Шуны әйтсәгез, мин чыгып китәрмен, сезнең гаилә тормышыгызны бозмам.
Ханым кесәсеннән бер дару алып капты. Аннары беренче тапкыр “Кызым!” диде. Күз яшьләренә ирек биреп, аны кочаклады. Галина да каршы килмәде, аңа елышкандай булды – аңа әнисе беренче тапкыр “Кызым” дип эндәшә бит! Ханым да бераз тынычланды булса кирәк:
— Әйдә әле, утырышыйк, — диде. — Менә шушы йортны салганда, егерме ел элек булды бу хәл. Минем ирем – нефтьче-инженер. Аны Себергә яңа яткылыклар үзләштерергә озайлы командировкаларга җибәрәләр иде, икешәр, өчәр ай өйдә булмый. Йортны төзү белән күбрәк мин шөгыльләнәм. Төзүчеләр яллыйм, исәпләшәм. Прораблары бик матур кеше иде. Шул миңа гел күз салып, сүз катып йөрде. Мин дә күз салырлык булганмындыр инде. Шул чакларда, имеш, Себердә эшләп йөрүче ирләр хатын-кызлар белән чуала, хәтта бу яклардан ир эзләп баручы хатыннар бар, дип тә сөйлиләр иде. Минем дә шикләнебрәк йөргән чак иде. Шул мәлдә теге ир белән мөнәсәбәткә кердем, беренче тапкыр иремә хыянәт иттем, гөнаһлы булдым. Соңыннан үкендем дә соң…
Ике айдан ирем кайтты. Берни дә сиздермәдем. Үзем сизәм: минем күрем туктады. Ул чакта миңа 45 яшь иде, климакс башлангандыр, дип уйладым. Тагын күпмедер вакыт үткәч, организмда үзгәреш ныграк сизелә башлады. Бардым гинекологка. Ул минем дүрт айлык авырым барлыгын әйтте. Аборт ясатырга соң. Минем үсеп килүче ике улым бар, берсе студент. Срогы буенча ирем дә беләчәк. Бик кыен хәлдә калдым, ни эшләргә дә белмәдем. Мин болай да юантык гәүдәле, шуңа авырлы булуым бик күренмәде. Шушы хәлләрнең барысын да исәпләп, баланы табарга да берәр баласыз кешегә калдырырга булдым. Бала тудырыр вакытым җиткәндә ирем тагын озайлы командировкада иде. Кыз бала туды. Бик кыен булды аны калдыру. Ә минем беренче чиратта гаиләмне саклап каласым килде. Минем бу хәлне ике генә кеше – табиб белән дежур медсестра гына белде. Ул бала минем төшләремә кереп йөдәтте. Берчак, әллә кире алыйммы, дип табибка барган идем, ул, бер тапкыр “отказной” язгансың икән, синең хокукың юк, диде…
— Миңа әти булган кешене дә күрәсем килә. – диде Галина. – Аны ничек табарга?
— Син аны күрә алмыйсың, ул вафат инде. Мин аның белән башкача аралашмадым. Аны эчкечелеккә сабышкан, диделәр. Шуңа иртә киткән якты дөньядан. Ул минем аңардан авырлы икәнемне белмәде.
Тик син исемеңне “Галина” дидең бит әле. Ә мин тегеләргә “Галия” дип әйтерсез, дигән идем. Тыңламаганнар. Анда шундый тәртип инде – барча “отказной”ларга да урысча исем-фамилия бирәләр. Мин сиңа барыбер “Галия” дип эндәшәчәкмен. Безгә килеп йөре, мин сиңа һәрчак “кызым” дип дәшермен. Иремә барысын дә сөйләп бирәчәкмен. Гафу итәрме-юкмы, анысы аның эше. Минем өчен иң мөһиме – син табылдың, исәнсең, шундый матур, акыллы кызым булганга мин сөенеп бетә алмыйм. Арытаба гел ярдәм итәрмен.
Галина-Галия китәргә дип кенә кузгалганда капка ачылды һәм йортның хуҗасы килеп керде. Керде дә бу икәүгә карап катып калды:
— Бу нинди могҗиза? – диде. – Мин сиңа өйләнгәндә син нәкъ шушы кыз кебек идең. Бу нинди хәл? Моны ничек аңларга?
Хатыны үксеп-үксеп елый башлады. Аны икәүләп көч-хәл белән тынычландырдылар. Һәм ул яшь аралаш хәлне сөйләп бирде.
Ир үзен тыныч тотты. Бераз сүзсез торганнан соң, үзенең карарын әйтте:
— Булган эш – беткән эш. Гөнаһыңны кичерәм. Мин дә гөнаһсыз түгел. Исеме “Галия” дидегез бит әле. Бик матур исем. Мин дә сиңа “Галия кызым” дип дәшермен. Йорт иркен, улларыбыз читтә, син бездә яшәрсең. Шундый кадерле кеше килгән икән, нигә ишек алдында утырасыз? Әйдә, өйгә керик…

Хаҗи Әхмәтҗанов

Бәйле