Киев кунакханәсендә чит ил кешеләре өчен туган 50гә якын сабый табалар

-- Лейла

Украина Генераль прокуроры офисы Киевтагы «Венеция» кунакханәсендә карантин аркасында илдә калган, чит ил гражданнары өчен украиннар тарафыннан туган 46 сабыйны тоту мәсьәләсен өйрәнә. Бу хакта «Украинские новости»агентлыгы яза.

Булган мәгълүмат буенча, әлеге факт буенча җинаять эше ачылмаган, әмма ведомство «мәсьәләне өйрәнә». Агентлык чыганагы аныклап узганча, бу эш белән Генпрокурор урынбасары Гюндуз Мамедов шөгыльләнә.

Украина «Биотех» клиникасында иллеләп сабый дөньяга килгән, аларның  әниләре суррогат әниләр булган. Медицина учреждениесе соңрак инглиз телендә видео бастырып чыгарган, анда кунакханәдә яңа туган балаларны ничек тәрбияләүләре турында сөйләнә, ролик Интернетта таратылган һәм җәмәгатьчелектә резонанс тудырган.

Чыганак: МК

Бәйле