Матбугат: Тапкан да — чүплеккә… баланы?

Яңа туган малаен чүп савытына ташлаган хатынның калган ике баласын да тартып алганнар һәм махсус учреждениегә урнаштырганнар, дип хәбәр итәләр республика прокуратурасында. Ведомство тикшерү эшләре алып бара.

“Башинформ” хәбәр итүенчә,  14 май көнне Туймазыда яшәүче 36 яшьлек хатын төнлә үзаллы гына бала тапкан, һәм сабыен чүплеккә чыгарып ташлап, аңардан котылмакчы булган. Яңа туган баланың ачыргаланып елаган тавышын очраклы узгынчы ишетеп кала да полициягә хәбәр итә. Әле нәни малай табиблар күзәтүе астында.

Туймазы шәһәренең районара прокуратурасы шундый гаиләләрне күзәтү астына  алырга тиешле органнар системасы түрәләренең эшен җентекләп тикшерәчәк.

Тикшерү “Яңа туган баласын үтерергә маташканы өчен” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Вакыйганы аерым контрольгә алганнар.

Чыганак : "Өмет"

Бәйле