Путин коронавирус вәзгыяте буенча яңа йөкләмәләр бирде

-- Лейла

Президент Владимир Путин Хөкүмәткә һәм төбәк хакимиятләренә коронавирус ситуациясенә бәйле рәвештә яңа йөкләмәләр бирде.

Шулай итеп, дәүләт башлыгы яңа йөкләмә бирә:

—1 июньгә кадәр социаль өлкә хезмәткәрләренә махсус өстәмә түләүләр һәм беренче баланы карау буенча пособиене арттыру турындагы законнарга үзгәрешләр кертергә;

  • COVID-19 авырулар белән эшләүче медикларга федераль өстәмә түләүләр буенча мониторинг алып барырга;
  • төбәкләрдә эпидемиологик нормаларны үтәп, база тармаклары предприятиеләрен торгызу өчен шартлар тәэмин итәргә ;

  • 25 майга кадәр ГосУслуги Порталы һәм ПФР бүлеге аша 16 яшькә кадәрге балалар өчен ун мең сум күләмендә түләү мәсьәләсен хәл итәргә;

  • коронавирус булу — булмауга халыкны тестлау күләмнәрен арттыру;

  • коронавирус белән көрәшүче медикларга апрель ае өчен федераль өстәмә түләүне 15 майга кадәр тәэмин итәргә;

  • чикләүләрне этаплап бетергәндә барлык күрсәтелгән нормаларның үтәлешен контрольдә тоту;

  • COVID-19 белән авыручыларга ярдәм итүче медицина оешмалары артыннан контрольне оптимальләштерергә.

Узган айда дәүләт башлыгы коронавирус белән зарарланган пациентлар белән эшләүче табибларга түләү билгеләде. Дүшәмбе көнне президент медикларның яртысыннан да кимрәге акча алганына игътибар итте, гәрчә акчалар регионнарга керсә дә. Путин губернаторларга бу хәлне ачыкларга кушты.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле