Вирусолог товарлар аша коронавирус йоктырмас өчен нишләргә кирәк икәнен әйтә

-- Лейла

Чикләү чаралары бетерелгәннән соң кибеттә башка сатып алучылардан яки кассирлардан коронавирус йоктыру мөмкинлеге товарлардан йоктыруга караганда күбрәк. Мондый фикерне ura.ru агентлыгына интервьюда вирусолог, медицина фәннәре докторы Виктор Зуев әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, үзеңне зарарланудан саклау өчен, кибетләргә битлек һәм перчатка киеп кенә йөрергә кирәк. Ә өйгә кайткач барлык сатып алынган товарларны юарга яки аларны чиста савытларга күчереп салып куярга кирәк.

Вирусолог шулай ук төрелмәгән товарларны, аерым алганда, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне һәрвакыт эшкәртергә кирәк, диде. Моның өчен аларны сабынлап юарга яки күпмедер вакыт кайнар суда тотарга кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле