«Йөз миллионлаган кытайлыны янә үзизоляциягә япканнар!»

-- Лейла

Цзилинь провинциясендә автобус һәм тимер юл хәрәкәте туктатылган, мәктәпләр ябылган.

108 миллионнан артык кытайлы, коронавирусның «уянуы» сәбәпле, янәдән үзизоляция режимына кергән. Хакимият мондый катгый чараларны илнең төньян-көнчыгыш өлешендә керткән. Цзилинь провинциясендә автобус һәм тимер юл хәрәкәте туктатылган, мәктәпләр ябылган.

Билгеле булганча, Кытайда яңа вирус инде бетте дип, гадәти тормышка кайта башлаган иделәр. Моннан берничә көн элек шул ук вирус килеп чыккан Ухань провинциясендә дә янә коронавируслылар ачыклана башлады дигән хәбәрләр чыккан иде.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле