«Сабырлыклар бир, Ходаем, тилмереп көткәннәргә!»

Сабырлыклар бирсен Ходай тилмереп көткәннәргә,
Бирсен өмет һәм ышаныч өмете беткәннәргә.
Насыйп итсен гашыйкларга мәңгегә кавышырга,
Ялгыз яшәгән җаннарга үз ярын табышырга.

Сау-сәламәт тусын иде җиргә бар балалар да,
Кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын аналарга.
Куаныч китерсен иде туасы һәрбер таңнар,
Дөрес юлын тапсын иде ялгышкан-адашканнар.

Яусын күкрәп җылы яңгыр иген үскән туфракка,
Иркәләсен назлы җилләр кагылып һәр яфракка.
Кышлар җиткәч ак мамыктай яусын кар бөтен җиргә,
Тынычлыкта, иминлектә яшәсен барлык ил дә.

Таш бәгырьле усал җаннар онытсын авыр сүзне,
Мәхәббәт хисләре белән бәйлик йөрәгебезне.
Дөнья киң, дөнья матур ул ярата белгәннәргә,
Бирсен Ходай көч һәм акыл үрләргә менгәннәргә.

Язмыш аермасын берүк сөйгәннәрнең юлларын,
Кара болыт капламасын ал кояшның нурларын.
Ишетә күрче, Ходаем, әйткән һәр теләгемне,
Нинди сынаулар бирсәң дә туктатма йөрәгемне.

Алсу Васикова

Бәйле