Фотосессия түгел – селфи, ресторанда утыруларны тыйнак кына кичке ашлар алмаштыра, йөзәрләгән кунак чакырасы урынга 10 кешедән артыгы ярамый, балдакны исә перчатка өстенә киясе, үбешү дә битлек аша гына. Бүген туйлар әнә шундый. Мәхәббәткә коронавирус пандемиясе генә киртә була алмый. Үзенчәлекле шартларда язылышырга карар кылган парлар белән без дә сөйләштек.
«Бик тиз узды»
Гүзәл Гәрәева белән Артур Мужиков – үзизоляциядән соң никахлашкан тәүге парларның берсе. 12 майда «Казан» гаилә үзәгендә язылышып, тыйнак кына һәм тиз генә туй уздыра алар. Ике яшь йөрәк гаилә булып оешкан көнне смс-рөхсәт алуны да гамәлдән чыгаралар. Моны яшьләр дә бер матур билге буларак кабул иткән.
Артур белән Гүзәл узган елның июлендә эш урынында таныша. Гүзәл сөйләвенчә, булачак тормыш иптәше офиска сары «дождевик»тан, бер стакан кара бөрлегән (ежевика) тотып керә дә иң беренче итеп җиләктән авыз итәргә аңа тәкъдим итә. «Шул мизгелдә үк бу кешенең минем өчен туганын аңладым, гашыйк булдым», − ди ул.
«Май аенда өйләнешсәң, гомер буе газапланып яшисең» дигән ырым-шырым да бар бит әле. Яшь гаилә моңа артык игътибар бирмәгән. Туй көнен алдан ук майга туры китереп сайлаган булган алар.
− Ырым-шырымнарга түгел, без Ходайга ышанабыз. Датаны махсус күчермәдек. Сүз гаилә кору турында барганда, безнең өчен «яхшырак вакыт», «уңайсыз вакыт» дигән төшенчәләр юк, − ди Гүзәл.
Билгеле, алар да купшы туй оештырырга, соңыннан җылы якка сәяхәт ясарга ниятләгән була. Әмма тормышлар үзгәреп киткәч, яңа кагыйдәләргә буйсынырга кирәк шул. Саклык чараларының мөһимлеген яшьләр дә искәртә.
«Туебыз бик тиз, әмма романтик мохиттә узды. Бер генә аермалы ягы бар – битлектән идек. Бу безнең өчен бер генә дә уңайсызлык тудырмады. Рәсми теркәлгәннән соң беренче үбешүебез исә «һава аша» булды (воздушный поцелуй)», – дип искә ала хәзер әңгәмәдәшебез.
Алай да купшы туй турында хыял күңелдә кала бирә икән әле. Гүзәл әйтүенчә, җәйгә таба зурлап, барлык туганнарны җыеп, тантана ясарга исәпләре. «Карантин аркасында, кайбер кешеләрнең эш графиклары безнең бәйрәмгә туры килде. Мәсәлән, төньякта эшләүче әтием кызын кияүгә бирүдә катнаша алмады», – ди ул.
«Безгә болай да ярады»
Наталия һәм Альберт Вәлиевләр 29 апрельдә язылыша. Бу датага дип гаризаны ике ай элек тапшырган булалар.
– Башка датага күчерәсебез килмәде, никтер шушы көнне язылышырга теләдек. Смс-рөхсәт алмадык, иремдә дә, миндә дә эш урыныннан белешмә бар иде. Язылышу тантанасы тыйнак кына, әмма бөтен катгый таләпләрне үтәп узды. Битлек тә, пирчәткә дә кидек. Безгә бу бер дә комачауламады. Әле безнең алдан тагын бер яшь пар өйләнеште. Аларның да күңелләре күтәренке иде. Минемчә, зур туй, күп кунак җыю турында хыялланган парлар гына туй көннәрен күчерә. Безгә болай да ярады, бер дә борчылмадык, искә алырлык вакыйга булды бу, – дип уртаклашты ул. Наталия сүзләренчә, никахларны теркәүче ханым барыбер дә бәйрәм мохитен тудырырга тырышкан. «Матур итеп алып барды. Сүзләреннән күзләрем дә яшьләнде», – ди әңгәмәдәшебез.
515 пар
Татарстанда үзизоляция режимы чорында шулкадәр никах рәсмиләштерелгән. Әмма никахлар «аерым очраклар буенча» гына теркәлгән. ЗАГС хезмәткәрләре исә, никахлашу көнен апрель-май айларына билгеләгән парларга шалтыратып, тантана датасын кичектерүләрен дә сораган. 12 майдан барлык саклык чараларын үтәү шарты белән, кешеләрне кабул итү өчен гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре ачылды.
138 пар
Бу айда Казанда шулкадәр пар язылышырга җыена. Узган ел 300гә күбрәк булган.
90 процент
Пандемия шартларында Татарстанда аерылышучылар саны шулкадәр кимегән. Иң аз аерылышулар Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Ютазы районнарында теркәлгән.
Чыганак: Ватаным Татарстан