Рособрнадзор барлык фәннәр буенча БДИ үткәрү даталарын атадылар

-- Лейла

 Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрү даталарын атады.

Төп этап 29 июньдә башлана.

«Бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ үткәреләчәк», — дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.  Ике көн, 2 һәм 3 июльдә рус теле буенча имтихан узачак.

Профильле математика буенча БДИ 6 июльгә, тарих һәм физика буенча — 9, җәмгыять белеме һәм химия буенча-13 нче, шулай ук чит телләр буенча БДИның язма өлеше 16 июльгә, ә чит телләр буенча телдән — 18 һәм 20 июльгә планлаштырылган.

Расписаниедә шулай ук барлык фәннәр буенча да БДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган.

Шул ук вакытта БДИ вузларга укырга керергә җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә мәҗбүри булачак. Калганнарына аттестатка ел нәтиҗәләре буенча билгеләр куелачак. Алар барысы да 15 июньгә кадәр тулы белем алу турында документлар алачак.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле