«Айдар абый, мин бәби көтәм…»

…Бераздан Айдар Гаязович метродагы вакыйгага бәя бирерлек халәткә кайтты. Бу кыз Зәйтүнә түгел һәм ул Зәйтүнә була да алмый иде. Дөрес, аның тавышы да, кыяфәте дә Зәйтүнәнекенә бик тартым, тик ул Зәйтүнә түгел. Теге үткән тормышта ук калган Зәйтүнәгә хәзер, мөгаен, кырык яшьләрдер. Ә бу кыз – яшь. Күп булса – егермеләрдә. Шулай да охшашлык бар… Зәйтүнә… Эх! Зәйтүнә! Кайда икән ул? Теге чакта кинәт юкка чыгып, Айдарны тынычлыкта калдырган, шул ук вакытта борчу-шөбһәгә дә салган Зәйтүнә! Айдар Гаязовичның кинәт кенә кырык яшьлек Зәйтүнәне күрәсе килеп китте. «Күзләренең зәңгәрлеге һаман да сакланды микән? Зәңгәр кашлы көмеш алкасына охшаш иде бит алар…» «Зәңгәр кашлы көмеш алка?!» Шулчак Айдар Гаязовичның күкрәгендә ниндидер бик зур бер ялкын пәйда булды да тамырлары буйлап, үрли-үрли, бөтен күзәнәкләренә таралды. Аңа кинәт эссе, бик эссе булып китте. «Кызның колагындагы көмеш алка Зәйтүнәнеке бит! Шул алка! Аны башка алка белән бутау да, ялгышу да мөмкин түгел. Ничек сөйләгән иде әле Зәйтүнә? Бабамны «Көмешче Зариф» дип йөрткәннәр… Бу алка әбиемә туй бүләге итеп ясалган… Кызганыч, туй көнендә үк сугыш башланган… Әнием дөньяга аваз салганда, бабамның үлгән хәбәре килгән булган инде… Ә әбием үлгәч, алканы миңа бирделәр… Зәңгәр күзле оныгыма – зәңгәр кашлы колагалкам, — дип әйтеп калдырган әбием…» Алка, тәгаен, Зәйтүнәнеке иде… Димәк, аның бу кызга ниндидер катнашы булырга тиеш…


Ә теге чакта дуга-капка янында Зәйтүнә белән очрашкач, кызның ниндидер мөһим хәбәр әйтәчәген сизенеп, Айдар тетрәнеп китте. Зәйтүнә һич аңлап булмаслык бер халәттә иде. Йә бик бәхетле кешедәй тыела алмыйча көлеп җибәрә, йә, кинәт моңсуланып, сүзсез генә тынып кала. Серле, бик серле иде Зәйтүнә… Әмма Айдар алдан планлаштырган тактикасыннан читкә тайпылмаска булды: өзәргә икән – өзәргә. Тик менә Зәйтүнә җиткергән хә -б-ә-ә-әр…
— Айдар абый, мин бәби көтәм… Кыз, зәңгәр күзләре белән балкып, томырылып аңа карады. Аспирант егет тетрәнгән иреннәреннән бары тик бер сүзне генә сытып чыгарды:
— Кемнән?
Кыз, кисәк дертләп, аңа төбәлде:
— Аңламадым…
— Авырың… кемнән дим?
Зәйтүнәгә кинәт әллә нәрсә булды. Ул кисәк агарынып киткән, таштай катып калган йөзе белән егеткә төбәлде, калтыранган иреннәре белән нидер әйтте дә сымак, тик сүзләре ни аңа, ни Айдарга барып ирешмәде. Аннан кисәк борылды да, йөгерә-атлый, тукталышка таба чапты.
Бу бик куркыныч һәм көтелмәгән хәбәр иде. Айдарның йокысы качты. Дөрес, хәзер партия заманы түгел. «Син — коммунист яки комсомол», дип мәҗбүри өйләндерә торган чорлар артта калды, әмма — ре-пу-та-ция! Ә ул репутация дигән нәрсә — ай-һай важный нәрсә бит, заразы. Бүген-иртәгә диссертация яклыйм, фәннәр кандидаты булам дип йөргән егетнең анкетасын пычратырга күп кирәкме?! Шул ук Зәйтүнә иртәгә, елап, Илдар Нурович янына кермәс дип кем әйтә? Анда гына кереп калса бер хәл! Ышанма хатын-кызга, ректоратка кадәр барып җитүе бар! Ул чакта инде – үтү-ү-ү-т! — репутацияләрең. Айдар тактиканы үзгәртергә булды: әлегә араны өзәргә һич кенә дә ярамый! Ярамый! И – баста! Тиз арада Зәйтүнәне күрергә, тынычландырырга кирәк. Хәзер иң мөһиме – вакытны оту. Диссертацияне яклап, башта теге «катыргы»ны кулга төшерергә. Алдагысын күз күрер! Зәйтүнә Айдарны ярата! Монысы — бәхәссез! Димәк, кызның мәхәббәтеннән тагын бер тапкыр файдаланырга була. Матур сүзләрне кызганмаска. Әлегә бик мәшәкатьле чак, диссертацияне яклагач та туй итәбез, дияргә! Кызны шуңа ышандырырга кирәк! Ә ул ышаначак! Дуга-күпер янында Зәйтүнәгә үзенең нәрсә әйткәнен дә ачык кына хәтерләми иде ул. Ә менә кызның зәңгәр күзләрендәге сөю катыш өметнең кисәк кенә аптырау һәм рәнҗүгә әверелеше күңелдә уелып калган. Ай-һай, каты рәнҗеткән ахры Зәйтүнәне. Ике көн үтте, кыз һаман да күренми. Тизрәк эзләп табарга кирәк үзен… Табарга да вәгъдәләргә күмеп ташларга… Ышансын… Тынычлансын… Тик «бузить итеп» кенә йөри күрмәсен! Әмма Айдарга алдашырга да, ялган вәгъдәләр бирергә дә туры килмәде. Барысы да бик тиз хәл ителде. Бүлмәсендә аны Илдар Нуровичның телеграммасы көтә иде. Ниндидер эшләр белән Мәскәүгә киткән җитәкчесе, бөтен язу-сызуларын җыйнап, тиз арада башкалага килеп җитәргә боерган. Кушмаган да, үтенмәгән дә, нәкъ менә «приказываю!» дигән. Зәйтүнә дә, аның теге рәнҗүле карашы да, әйтелергә тиешле ялган вәгъдәләр дә – барысы да онытылды. Айдар Мәскәүгә очты… Ә Мәскәү аны гына көтеп торган диярсең! Илдар Нурович бөтен эшләрне шундый итеп көйләп куйган: диссертация яклау көтмәгәндә-уйламаганда шулкадәр тиз һәм җиңел хәл ителде, Айдар аңына килергә дә өлгерә алмый калды. Соңрак шундый «уңышлы яклау»ның серенә төшенде төшенүен: Мәскәүдә тәкъдим ителгән кәнәфине биләү өчен, Илдар Нуровичка Айдар кебек аспиранты булуын шарт итеп куйганнар икән! Казанга ул ике айдан соң гына «фәннәр кандидаты» дигән кызыл тышлы катыргыны тотып кайтып төште. Ул чакта инде бу катыргы үзенең төп вазифасын башкарып та өлгергән, Илдар Нурович үз постыннан бик канәгать булып, Айдарны да онытмаган. Җыйнак һәм кечкенә генә булуына карамастан, эчендәге сүзләре шактый кыйммәт йөргән икенче бер катыргы – Илдар Нуровичның ярдәмчесе дигәне — Айдар Гаязовичның түш кесәсенә кереп оялаган иде инде. Самолёт җиргә төшү белән, ул Зәйтүнәне искә алды. Казан Зәйтүнә белән бәйле иде. Бу бәйлелекне берничек тә инкарь итеп булмый. Башкаладагы җылы кәнәфигә бик оста гына кереп урнашкан Илдар Нуровичның уң кулы булсаң да, бу дөньяда әле Зәйтүнә дә бар бит! Зәп-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, «Бәби көтәм!» дип пышылдаучы Зәйтүнә! Айдар ни әйтсә дә, баланың аныкы булуы хак, тик Айдар Гаязович янәшәсендә бу икәүгә дигән урын гына тәгаенләнмәгән шул. Бик үк мәшәкатьләнмичә, тавыш-гауга чыгармыйча гына кыздан арынырга кирәк иде. Үзе Зәйтүнәгә бер генә хат-хәбәр юлламаса да, бүлмәсендә Айдарны Зәйтүнәнең исәпсез-хисапсыз хатлары көтәдер кебек тоелган иде. Юк! Берни дә юк! Бу фаразының акланмавы аны бераз аптырашта да калдырды. Үзе бәби көтәм ди, ә үзе… Әллә баладан котылу җаен да табып куйганмы?.. Аның кызга ачуы килеп китте, күңеле һаман Зәйтүнәнең ялваруларын, «бергә булыйк» дип үтенүләрен көтә, шуңа өметләнә дә иде. Шул ук вакытта Зәйтүнәне юллап, тулай торагына бару, бүтәннәр күзенә күренеп йөрү дә кирәкмәгән эш булып тоелды аңа. Ашханәгә әбәт ашарга кергәч, Зәйтүнәнең иптәш кызыннан ишеткәннәре Айдар Гаязовичны бөтенләй шаккатырды: «Зәйтүнә бүтән вузга күчкән! Зәйтүнә Казаннан киткән! Айдарга бер сүз дә әйтеп торуны кирәк санамаган! Менә, ышан син кызларга!» Әле кайчан гына репутациясен бозудан куркып, йокысыз төннәр үткәргән, Зәйтүнәдән котылу өчен төрле планнар корган Айдарга кызның шулай көтмәгәндә-уйламаганда юкка чыгуы бик сәер һәм шомлы булып тоелды. «Ышанма кызларга! Берәр үч алуга әзерлеге булмасын тагын. Алай дисәң, Айдар хәзер беркемнән дә һәм бернидән дә курыкмый. Казан белән алыш-биреше бетте аның. Алда – Мәскәү!» Ул тагын кесәсендәге теге кечкенә таныклыгын барлап куйды. Әмма үзенең дулкынлануын, эчендә кайнаган вулканнарны Зәйтүнәнең дустына сиздермәскә тырышты: белмәве, сизмәве, аңламавы кулай дип тапты.
— Хат язармын, дип вәгъдә итте дә онытты Зәйтүнә… Сез язышасыздыр бит… Адресын бирмәссез микән? Айдар үзен бик тиз кулга алды:
— Бирәм, билгеле. Тик йорт номеры хәтердән чыккан. Соңрак, яме… Айдар кыздан шулай дип качты. Тиешле эшләрен тиз-тиз тәмамлады да Мәскәүгә очты. …Башкала тормышы аны башка төрле мәшәкатьләргә алып керде, алдарга да, елмаерга да, ялган вәгъдәләр бирергә дә өйрәтте. Башкала – Зәйтүнә түгел, аңа бар да сыя. Кайда – хаклык, кайда ялган икәнен, бар, исбатлап кара син! Егерме ел эчендә Айдар Гаязовичка төрле кәнәфиләрдә утырырга туры килде, күкрәк кесәсендәге таныклыклар да алмашынып торды. Хәзер ул менә Казанда. Казан – үз казаның инде! Дөрес, тагын да югарырак дәрәҗәгә ирешү өчен әле соң түгел: кырык биш яшь – самый егет чак, дип, юкка гына әйтмиләр лә. Зөбәрҗәт ханымдай затлы Фәйрүзә-гөлкәй белән култыклашып, дәрәҗәле тантаналарга барганда, түбәнрәк даирәдәге түрә хатыннарының:
— Аһ, Айдар Гаязовичның хатынын күрәсезме? Нинди гүзәл! – дип пышылдашуларына да күптән инде күнегеп бетелгән.
— Шушы балның гүзәл королевасын биергә чакырырга мөмкинме? – дип, Фәйрүзә-гөлкәйнең нәфис биленә кул салган ялагайлардан да көнләшми ул хәзер. Бии бирсеннәр, Фәйрүзә ханымның күңелен күрсеннәр, әйдә. Фәйрүзә-гөлкәй һаман да яшь, затлы һәм… ымсындыргыч. Айдар Гаязович аның һаман бертөрле затлылыгына да күптән ияләште. Үзгәрәк булсын иде ул. Вакыт-вакыт аның күз алдына битенә тут төшкән, иреннәре шешенгән, корсагы иләмсез бүлтәйгән Фәйрүзә-гөлкәй килеп баса. Булсын иде! Берәр вакыт шундый булсын иде ул! Әмма Фәйрүзә-гөлкәй һаман нәфис, зифа һәм… кысыр. Барысына да күнегелгән, күбесе гадәткә әйләнгән инде. Тик менә Илдар Нурович кына һаман да Илдар Нурович булып кала бирә: сессиядә дә, конференциядә дә… мунчада да… «Баҗай» дигән кадерле сүзне, бер булмаса бер, үзенең фәнни җитәкчесенә әйтәсе килә Айдар Гаязовичның. Тик Илдар Нурович кына, ни сәбәпледер, һаман да кичектереп килә, Айдар биләгән кәнәфинең аныкыннан шактый кайтыш булуын искәртеп алудан да бер дә тайчынмый ул…
«Икенче парга өлгерәм әле… Башта – философия…» …Көмеш алкалы кызның сүзләре бик тиз исенә төште. Кызның студент булуы бәхәссез иде. Уку йорты, тәгаен, «Кәҗә бистәсе» тукталышында булырга тиеш… Айдар Гаязович дәрәҗәсендәге түрә өчен көмеш алкалы кыз турында мәгълүмат туплау уен эш кенә. Өч көн дигәндә, көтелгән дискны аның кулына китереп тә тоттырдылар:
— Рәхим итегез, Айдар Гаязович! Айдар эчке тетрәнү һәм дулкынлану белән дискны алды, үзен борчымаска кушып, кабинетына кереп бикләнде. …Хезмәткәре кыз турында мәгълүмат туплауны исемләп тә өлгергән. «Зәңгәр кашлы көмеш алка» операциясе икән…
Беренче биттә көмеш алканың егерме тапкыр зурайтылган фотосурәте урнаштырылган… Икенчесе – кыз үзе! Зәңгәр күзләрен тутырып аңа — Айдар Гаязовичка төбәлгән! Айдар Гаязовичның бөтен тәне чымырдап, эсселе-суыклы булып китте, калтыравык бармаклары яңадан-яңа клавишаларга кагылды… …Зарипова… Нәзирә… Айдаровна!!! …Зарипова!!! Зәйтүнә фамилиясе бит!!! …Айдаровна!!! …Айдар Гаязовичның бөтен тәнен вак калтыравык биләп алды. …Әнисе – Зарипова Зәйтүнә!!! …Әтисе? Бу графага сызык куелган иде! Сызык куелган, димәк, юк! Кызның әтисе юк! …Туган елы… Вакыты… Барысы да туры килә… …Айдар Гаязович, хәлсезләнеп, кәнәфиенә авып төште. Кыз — аныкы иде! Аның кызы! Нәзирә исемле! Аның Нәзирәсе!!! Әллә нәрсә, ачыттырып, күздән сытылып чыкты. Айдар Гаязович соңгы тапкыр кайчан елаганын да оныткан иде. Сулкылдый-сулкылдый рәхәтләнеп елады ул, сафланып, әллә ничек бушанып, җиңеләеп калды. …Аның кызы – Нәзирәсе бар икән бит! Бераз тынычлангач, бармаклары тагын клавишлар буйлап йөри башлады… …Энергетика университетында икенче курста укый икән Нәзирә… …Менә зачёт кенәгәсенең күчермәсе… Гел бишлеләр!.. Айдар Гаязович канәгать елмаеп куйды. «Молодец, Нәзирә! Үземә охшаган!» …Менә Нәзирәнең коммерция бүлегеннән бюджетка күчерүне сорап язган гаризасы… Кәгазь читендә «Отказать!» дигән язу да чекрәеп тора… Алдагы файл кызның әнисе турындагы мәгълүматлар белән шыплап тулган иде… …Институтны Ижевскида тәмамлаган Зәйтүнә. Кияүгә чыкмаган. Педагогик көллияттә укыта. «Мактаулы мәгариф хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән… һәм башкалар… һәм башкалар… …Менә Зәйтүнә конференциядә чыгыш ясый. Үз-үзенә ышанган көр тавышы нинди ягымлы аның. Колакны иркәли торган җылы тавыш… Кулындагы кәгазенә дә күз салмый… Сөйли дә сөйли… Айдар Гаязович видеога төбәлде дә Зәйтүнәгә мөкиббән китеп тынып калды. Бу — шул Зәйтүнә иде. Моннан егерме ел элекке зәңгәр күзле Зәйтүнә. Ничек үзгәргән ул! Һәм бөтенләй үзгәрмәгән дә кебек… Айдар Гаязович үз гомерендә чибәр-чибәр кызларның затлы матур ханымнарга әверелүен күп күрде. Әмма Зәйтүнәдәге үзгәреш аны шаккатырды: ханым күз явын алырлык сылу һәм… затлы иде.


Соңгы көннәрдә Айдар Гаязович әллә ничек тынып, басынкыланып калды. Андагы үзгәрешне Фәйрүзәкәй-гөлкәй дә сизенде:
— Нәрсә булды? – дип, кызыксынуын да белдерде.
— Юк… Берни юк…
Ныклабрак караса, Айдар Гаязовичта яшеренгән эчке бәхетне, күзләренә сеңгән яшерен рәхәтлекне тоемлар иде ул. Әмма Фәйрүзәкәй-гөлкәйнең андый ваклыкларга исе китми, аңа үз рәхәте мөһим. Әйтте дә онытты: Айдар Гаязовичны иректә калдырды. Ә Айдар Гаязович үз уйларына чумды. Аның уйларында Фәйрүзә-гөлкәйгә дә, фәнни җитәкчесе Илдар Нуровичка да урын юк иде. Нәзирә һәм Зәйтүнә! Зәйтүнә белән Нәзирә! Бу ике зат моңарчы әһәмиятле саналган бик күп, бик күп башка исемнәрне аның күңеленнән кысрыклап куып чыгарды да бөтен вөҗүден биләп алып патшалык итә башлады. Җаны сафланып, гәүдәсе каядыр югарыга очып китәрдәй җиңеләйгән бер мизгелдә Айдар Гаязович катгый карарга килде:
«Очрашырга! Нәзирә белән дә, Зәйтүнә белән дә күрешергә кирәк! Аның кызы, аның Нәзирәсе бит ул! Зәйтүнә дә каршы килмәс. Ник карышсын ди? Аның, Айдар Гаязовичның мөмкинлекләре нинди зур. Иң беренче, ул Нәзирәсен бюджет бүлегенә күчертер! Моның өчен аның бер сүзе җитә. Аннары кызына яхшы фатир, машина алып бирер. Акчасы андый гына вак төякләргә җитәрлек аның. Сасы тулай торакларда яшәп, ул метроларда күпме йөрергә була?! Аның кызы бит ул! Аның Нәзирәсе!» Нәзирәнең дәресләр тәртибе белән дә хәбәрдар иде Айдар Гаязович. Кара тәрәзәле «Лэнд Ровер»ы университет янына килеп туктаганда, Нәзирәнең дәресе бетәргә төгәл ун минут калган иде. Айдар Гаязовичның кызны беренче тапкыр гына каршылавы түгел. Тик менә күрешүне генә һаман кичектереп килә. Ул инде аның дусларын да таный башлады. Нәзирәнең көлүе, елмаюы, ишарәләре, сөйләшү манерасы, тавышы да – болар барысы да Айдар Гаязовичка бик якын иде… Ниһаять, Нәзирә чыкты. Иптәш кызлары белән елмаеп саубуллашты да, дивар буенда тукталып, кемнедер көтә башлады. Айдар Гаязовичның күптән болай дулкынланганы юк иде. Күкрәген шыплап тутырган утлы давылны басарга омтылып, ул тирән итеп сулыш алды, аякларының егәре кире кайтуын көтеп, машинасында тагын бераз утырып торды. Менә ул чыгар, Нәзирә каршында пәйда булыр. «Мин синең әтиең, кызым», — дияр, Нәзирәнең йомшак кулын җылы учына кысар… Нәзирә аны кабул итәр, билгеле. Мәһабәт матур иргә сокланып һәм хөрмәт белән карар. Дөрес, бүген үк кочагына ташланмас. Алай булырга тиеш тә түгел. Барысы да алда – киләчәктә… Ул, һичшиксез, Нәзирә янәшәсендә булыр… Айдар Гаязовичның кесә телефоны шалтырап, уй-фикерләрен чуалтып ташлады. Ул башта шалтыратучының тавышын да танымый торды.
— Айдар Гаязович, мин әле бу… «Ә-ә-ә… Илдар Нурович икән…» — Тиз генә минем кабинетка килеп җитә күр. Это не телефонный разговор… Николай Максимовичны пенсиягә озаталар… Өстәгеләр аның урынына синең кандидатураны күрсәткән, дигән хәбәр бар. Тизрәк бул, баҗай, форсатны кулдан ычкындырмыйк, чарасын күрә башларга кирәк… Бу минутта Нәзирә, «Лэнд Ровер»ның кара тәрәзәсенә төбәлеп, чәчләрен рәтләп тора иде. Кызның йөзе Айдар Гаязовичка шундый якын, янәшәдә генә, әгәр ике арада шул кара тәрәзә булмаса, Нәзирәнең зәңгәр күзләрендә ул – Айдар Гаязович — хәтта үз шәүләсен дә күргән булыр иде. Әмма Айдар Гаязовичта кубарылган теге дулкынландыргыч халәт кинәт сүнеп, шул мизгелдә мәңге кире кайтмаслык ниндидер билгесезлеккә чумып югалган иде инде. Кисәк кузгалган «Лэнд Ровер» чыелдавыннан сискәнгән Нәзирә аздан гына читкә тайпылып өлгерде: тәгәрмәч астыннан сибелгән асфальт тузаны катыш пычрак яңгыр суы кызны баштан-аяк коендырып ташлады. Икенче көнне Айдар Гаязович «Зәңгәр кашлы көмеш алка» операциясен башкарып чыккан хезмәткәрен эштән алу турындагы приказга кул куйды…

 

Гүзәл Әдһәм

Бәйле