Аллаһ кичерми торган гөнаһ – нинди гөнаһ ул?

-- Лейла

Салих Әхмәтов. Чаллы.

Сорауга башкалабыздагы “Иске таш” мәчет имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс җавап бирә:
– Исән чакта әдәм баласы чын күңелдән тәүбә итсә, кабатламаса, аның барлык гөнаһларын да кичерермен, дигән Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәрим китабында. Тик Аллаһны танып, шул ук вакытта икенче бер затка да табынса һәм шулай ширек кылган килеш, тәүбә итмичә үлеп китсә, Кыямәт көнендә ул кешене кичермәм, дип вәгъдә бирә Аллаһ Коръәнендә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле