Уразаның соңгы көнендә Мөфти туры эфирда дин кардәшләргә мөрәҗәгать итәчәк

-- Лейла
23-нче майда, Рамазан-шәриф аеның соңгы көнендә, Галиев мәчетеннән туры эфирда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итәчәк һәм Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгуны төгәлләячәк, ягъни соңгы – 30-нчы җүзне укыячак.

Коръән хәтем кылуны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтыннан онлайн рәвештә 12.30 сәгатьтә «Рамазан – 2020: төп сораулар» рубрикасында һәм нәзарәтнең Инстаграмдагы аккаунтында – @dum_rt туры эфирда карарга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, бер ай дәвамында көн саен танылган татар хафизлары, дин, шәригать белгечләре, мөгаллимнәр бер җүз күләмендә Бөек Раббыбызның соңгы Китабын укыды. Хәтем кылуны уразаның беренче көнендә, 24-нче апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде, соңрак хафизлар Булат хәзрәт Мөбарәков, Илнур хәзрәт Хәйруллин, хәдис белгече Нурислам хәзрәт Вәлиуллин кушылды. Әлеге чара барышында Коръән укыр алдыннан Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында хәдисләр сөйләп, аңлатмалар бирелде. Коръән уку көн саен 12.30 сәгатьтә башланды һәм якынча бер сәгать дәвам итте. Кәлам Шәриф аятьләрен уку татар халкына ныклап кереп урнашкан «Хафс ган Гасым» кыйраәтендә башкарылды.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.

Чыганак: dumrt.ru

Бәйле