МЧ: Шулай да булыр икән!

Сыктывкарда яшәүче бер ханым гомере буе әтисен табарга хыялланган һәм менә көтмәгәндә ул аны үзе яшәгән йорты янында очраткан. Ир йортсыз, чирле, ач-ялангач, ягъни бомж хәлендә булган. Николай, Анастасиянең әтисе, кызга нибары алты яшь булганда, хәбәрсез югалган. Үсеп җиткәч, ул максат куйган — ничек тә аны табарга! Тик туганнарыннан һәм танышларыннан сораштыруның файдасы булмаган, хокук саклау органнарына һәм журналистларга мөрәҗәгатьләре дә, интернеттагы эзләүләр дә бернинди нәтиҗә бирмәгән. Һәм бер көнне социль челтәрдә күрше йортның подвалында яшәүче бер ирнең фотосурәте пәйда булган. Белдерү авторы мескен бомжга ярдәм кирәк, дип язып чыгарган. Якында гына булгач, Анастасия аңа азык-төлек белән ярдәм итәргә булган. Баксаң, ул мескен ир хатынның үз әтисе булып чыккан.

Чыганак "Өмет"

Бәйле