«Болай дәвам итсә, мәчетләрне нинди язмыш көтә?»

-- Лейла

Изоляция чорында килеп туган кризис авыл мәчетләренә дә китереп сукты. Алар матди кыенлыклар кичерә. Иман йортларында сәдакалар кими, коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнар арта, бурычлар җыела, имамнарга гаиләләрен ашату кыенлаша. Әлеге проблемны беренче итеп Татарстан мөфтияте үзе күтәргән иде. Бу уңайдан мөфти Камил Сәмигуллин аеруча авыр хәлдә калган район һәм авыл мәчетләрен, имамнарны финансларга карар итте.

Хәзер мәчетләрнең матди хәле нинди? Коммуналь чыгымнарны түли алалармы? Сәдакалар ни дәрәҗәдә кимегән һәм алар мөфтияттән ярдәм алганмы? Азатлык төрле авыл имамнары белән сөйләште.

Хәйрия” мәчете Кукмара шәһәрендә урнашуына карамастан матди кыенлыклар кичерә. Мәчет имамы Илсур Рәхмәтуллин сөйләвенчә, коммуналь бурычлар җыелган.

«Авыр инде. Кеше йөрмәгәч, мәчеткә сәдакалар юк. Әлегә без әҗәттә”, диде ул Азатлыкка.

Ярдәм сорап кешеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килер, мөгаен

—​ Ярдәм сорап кешеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килер, мөгаен. Узган айларда чыгымнарны капларга эшмәкәрләр ярдәм итте. Хәзер җылылык өчен түләү бетә, хәлләр җиңеләячәк инде. Мәчетне җылытыр өчен чыгымнар зур. Безнең мәчетне җылытыр өчен бер айга 14,5 мең сум түләү килә. Кеше йөрмәгәч, су аз тотыла, ут та аз кулланыла. Килеп азан әйткәндә генә кушабыз.

Мөфтияттән ярдәм көтәбез. Бәлки, булыр дип әйттеләр. Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев ярдәм булыр дип әйткән иде. Сүз коммуналь түләүләр турында бара. Хакимияткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдек. Без генә түгел, башка мәчетләр дә бар. Кукмараның үзәк мәчете генә дә әнә нинди зур бит, ди Илсур хәзрәт

Кукмара районының Аш-Буҗи авылы мәчетендә дә хәлләр катлаулануын сөйләделәр. Моңа кадәр җыелган акчага чыгымнарын каплый алганнар, алга таба хәлләр ничек булыр – билгесез, ди алар. Аш-Буҗи авылы имамы Мансур Тимеров ​ сүзләренчә, иң күп чыгымнар мәчетне җылыту өчен тотыла. Газга аена 10 мең сум тирәсе түләгәннәр, электр өчен азрак чыга – аена 300 сум тирәсе.

— Җәмәгать булмагач, сәдакалар кимеде. Җомгаларда сәдакаларны алып керә идек. Хәзер күләменнән ук сизелеп тора. Өч кеше белән сәдака җыелмый. Болай барса, мәчетләрне тотып булмас. Әлегә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне калган акча белән капладык. Җыелган акчаларны түләгәч, ут һәм газ өчен түләүләргә бурычлар зур булмады. Әмма алга таба ничек булыр – әлегә белмибез. Аллаһ кодрәте киң, аңа сыенабыз.

Елына мәчетне җылытыр өчен 55-60 мең сум кирәк. Җылылыкны кабызып җибәрү өчен дә түләргә кирәк, аны да санасаң, елына 100 мең сумга баса.

Кышка да шулай булса, кешедән сорап хәл итәсе була инде

Безнең тирәдәге алты мәчеттә дә шундый хәл. Ә безнең якларда – бик зур авыллар. Булганы белән кышларны чыктык, әлһәмдүлиллаһ. Кышка да шулай булса, кешедән сорап хәл итәсе була инде. Эшмәкәрләрдән сорасаң, кире какмыйлар.

Питрәч районының Татар тау иле авылы мәчете исә үзенең социаль програмнарын кыскартырга булган. Авылда 700ләп кеше яши. Имам Зифир Җәләлетдин изоляция чоры мәчет тормышын үзгәртте, бик күңелсез​, дип сөйләде.

— Бездә ел саен төзелеш була торган иде. Мәчетне яңарта торган идек, балалар мәйданчыгы ясаттык, лагерьлар оештырдык. Быел бу эшләрне күтәрә алмабыз дип уйлыйбыз. Финанс мәсьәләсендә авырлык күзәтелә.

Ашларда сәдаканы өстәл уртасына тәлинкә куеп җыябыз да мәчеткә тапшырабыз

Сәдакалар да кимеде. Кеше мәчеткә кермәгәч, сәдакасы да салынмый. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне капларга дип җыелган акча бар иде, әлһәмдүлиллаһ. Шул акчалар белән мәсьәләне хәл иттек. Ашларда сәдаканы өстәл уртасына тәлинкә куеп җыябыз да мәчеткә тапшырабыз. Ун кешегә кадәр җыелып өчесен, җидесен үткәрергә рөхсәт итәләр иде бит. Шул җыелган сәдакалар булгач бик авыр булмады.

Быел Рамазан ае күңелсезрәк уза инде. Хәерлегә булсын. Пандемия булгач, авыррак булды. Халык булмагач, безгә дә күңелсез. Намазлар укыта, вәгазьләр сөйләнә, укыту эшләре алып бара идек. Бу эшләр оештырылмады. Узган елларда ифтарлар оештыра идек, көн аралаш булса да, мәчеткә йөрүче 20-25 кеше белән бүлешеп авыз ачтыра идек. Болар быел берсе дә булмады. Мәчет буш торды, ди Зифир хәзрәт.

Бөгелмә районының Кодаш авылы мәчетендә дә сәдакалар кимегән. Ләкин халык ярдәм итеп тора, шуңа да коммуналь түләүләр белән проблем чыкмаган. Мәчеттә биш вакыт азан әйтелә, ләкин җәмәгать белән намаз укулар юк. Имам РәфкатьСафиуллин ​Азатлыкка сөйләвенчә, берничә көн элек Росгвардия вәкилләре мәчеткә килгән.

Бер-ике көн элек Росгвардия хезмәткәрләре кереп китте. Тикшерәләр, штраф белән яныйлар

— Коронавирус вакытында да мәчеттә биш тапкыр азан әйтелде. Бер-ике кеше генә кереп укып чыга мәчеткә. Кешеләр фитыр сәдакаларын китерә, аларга дога кылабыз. Авыр хәлдәге күпбалалы гаиләләргә ярдәм итәргә уйлыйбыз. Бу хәл кайчан бетә дип көтеп утырабыз. Гаетне пылаулар пешереп үткәрербез дип уйлаган идек, ләкин кеше җыеп булмый бит. Бездә даими рейдлар үтә. Карабашка да, авылга да бер-ике көн элек Росгвардия хезмәткәрләре кереп китте. Тикшерәләр, штраф белән яныйлар.

Мәчетнең чыгымнары бар, халык аңлый, ярдәм итә. Безнең авылда бер генә эшмәкәр бар, аңа сабышып ятмыйбыз.

Рәфкать хәзрәт мөфтияттән ярдәм булачагы турында ишетмәвен сөйләде. Кодаш авылы мәчетенә әлегә бердәнбер ярдәм – районның җәмигъ мәчетенә һәр мәхәлләгә антисептиклар бирәләр икән.

Кама Тамагы районының 150 кешелек Балтач авылы имамы Нияз Вафин мәчеттә бернинди проблем да юк дип белдерде. Пандемиягә кадәр мәчеткә 10-12 кеше йөри торган булган.

— Сәдака килә, Аллаһның биргәненә шөкер. Шәһәрдән кайтып фитыр сәдакалары калдырганнар иде. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр авыр түгел. Акча җитә, керем бар бит. Түләү кыен түгел. Бу юлысы мөхтәсиб үзе килеп җыйды. Безне районга чакырмады. Мәчеттә ут өчен генә түләүләр бар. Өч мең сумнан дә ким булганы юк. Бер дә сүндергәнем юк, мәчетне электр энергиясе белән җылытабыз, ди Нияз хәзрәт.

Азатлык Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллиннан Татарстанның кайсы мәчетләренә ничек ярдәм күрсәтелде һәм авыл мәчетләренең проблемын ничек хәл итәргә мөмкин дип сорашты. Мөфти нинди мәчетләргә һәм нинди күләмдә ярдәм иткәнен төгәл әйтмәде.

— Мәчетләр мөселманнарның сәдакалары хисабына гына көн күрә, шушы акчалар торак-коммуналь хезмәтләрне түләп барырга мөмкинлек бирә. Хәзер исә алар бик авыр хәлдә калды. Нәзарәт, чыннан да, мөмкинлекләрдән килгәнчә, аеруча авыр матди хәлдә калган авыл имамнарына һәм мәчетләргә финанс ярдәме җибәрде. Аны имамнар һәм мәчетләр арасында бүлгәләү мәсьәләсен без мөхтәсибәтләрдәге хәзрәтләрнең үз карамакларына тапшырдык, чөнки җирлектәге ситуацияне алар яхшырак белә. Әмма, билгеле, әлеге матди ярдәм мәчетләрнең дә, имамнарның да килеп туган чыгымнарын каплый алмый.

Нәзарәт, чыннан да, мөмкинлекләрдән килгәнчә, аеруча авыр матди хәлдә калган авыл имамнарына һәм мәчетләргә финанс ярдәме җибәрде

Хәдистә Кыямәт көнне җиде төрле кеше Аллаһы Тәгаләнең гарше күләгәсенә лаек булыр, ди. Шуларның берсе — күңеле мәчет белән бәйле булган кеше. Дин кардәшләребез шушы авыр көннәрдә үзләре яратып йөргән мәчетләрен онытмыйча, имамына шалтыратып хәл-әхвәлләрен белешеп, мәчетнең коммуналь хезмәтләренә сәдакасын җибәрсә, зур ярдәм булыр иде. Андый очракта кайчак 50 сум да мөһим бит.

Әйе, мәчетләр әлегә бикле, әмма тормышның иң авыр мизгелендә, үзебезгә бик кирәк чакта без Аллаһка ялварабыз, хәзрәтләрдән киңәш сорыйбыз, мәчеткә сәдака биреп яхшыга өмет итәбез. Мәчетләр бары тик мөселманнарга гына кирәк – ярдәмнәребездән мәхрүм итмик аларны, диде Сәмигуллин.

Казанның Киндери бистәсе мәчете дә ураза аенда ябык. Мәчет имамы Марат Вәлиуллин Азатлыкка мөселманнарның мәчетләр ачылуын зарыгып көтүе турында сөйләде.

Бәйле