Яшел Үзәндә хастаханә янган: зыян күрүчеләр бар [фото]

-- Лейла

Яшел Үзән район хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлегендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган. Янгын турында хәбәр кичә 22.15 сәгатьтә 112 номерына килеп ирешкән.

Янгын урынына 53нче янгын сүндерү часте янгын сүндерүчеләре килеп җиткән. 22.31 минутта янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы өч квадрат метр тәшкил иткән.

10 минуттан янгын сүндерүчеләр ике кешенең гәүдәсен тапкан. Тагын ике кеше пешкән. Соңыннан шуларның берсенең һәлак булуы турында хәбәр килеп иреште. Бинадан 88 кеше эвакуацияләнгән булган.

Янгын сәбәпләре ачыклана. Трагедия урынына ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков килеп җиткән. Министрлык хәбәр итүенчә, янгын ясалма сулыш алдыру аппараты белән бәйле түгел.

Хәзерге вакытта ике кеше төтен белән агуланып, бер кеше тәне пешеп реанимациядә ята.

Бәйле