«Хурлыктан баласын өй янындагы бәрәңге бакчасына күмеп куя, үзе каядыр китеп югала»

-- Лейла

«Андыйлар безнең районда да дистәләгән», – диде. Шушы сөйләшүдән соң күңелдә «Кыз-әбиләр» дигән китап чыгару уе туды. Миңа Татарстанның күп районнарында булып, бер тапкыр да ир назы күрмәгән хатын-кызларны барларга туры килде. Күңелне тетрәндерерлек күпме  яз­мыш­лар белән очраштым, гыйбрәтләр ишеттем. Районын да, исемен дә әйтеп тормыйм, бер кыз язмышы аеруча гыйбрәтле тоелды. Аны Хәмдия дип атыйк инде. 17 яшьлек Хәмдия дә сөйгәне Саматны сугышка озата. Авыл халкы әлеге ике  яшьнең саф мәхәббәте турында сокланып, үрнәк итеп сөйли. Аерылышуны бик авыр кичерә Хәмдия, күзләрендә айлар буе яшь кипми. Көннәрнең берендә Саматның әти-әнисенә улларының Мәскәү астында һәлак булуы турында яман хәбәр килә. Бу хәбәрне Хәмдия шундук ишетә һәм аңсыз кала. Кызның әти-әнисе тәмам куркуга төшә, имче карчыклар чакыртып өшкертеп тә карыйлар. Бер-ике айдан Хәмдия аякка баса үзе, яңадан колхоз эшенә йөри башлый. Әмма авыл халкы аның матур итеп елмаюларын да оныта. Моңсу, битараф карашлы кызны күршеләре, дус-ишләре төрлечә юатып карыйлар. Хәтта сугыштан яраланып кайткан бер егеткә димләүчеләр дә табыла.

Сугыш тәмамлана, авылда ирләр тавышы да ишетелә башлый. Әмма ким дигәндә ике йортның берсе үзенең хуҗасын көтеп ала алмый. Көннәрнең берендә авылда кеше ышанмаслык хәбәр тарала: Хәмдия корсакка узган! Ул елларны авылда әхлак тәрбиясенең нинди дәрәҗәдә булганын хәтерлисездер, усал теллеләр Хәмдиянең күзен ачырмый, бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә әллә ниләр сөйлиләр. Хәмдия үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җитә. Әти-әнисе әйтер сүз тапмый, дус-ишләре генә: «Сугыш болай да күпме гомерләрне өзде, бала гомерен кыйма, тап!» – диләр, аны үзләреннән бик калдырмаска тырышалар. Ә өйдә әти-әнисе күз-колак була.

Ир бала таба Хәмдия, аңа Самат дигән исем дә кушалар. Тик гайбәт яратучылар гына һаман тынычланмый: баланың әтисе кем булырга мөмкинлеге турында баш ваталар. Хәмдия, бу хурлыкны күтәрә алмыйча, бер көнне, кеше-кара күрмәгәндә генә, баласын өй янындагы бәрәңге бакчасына күмеп куя, үзе каядыр китеп югала. Ике-өч көн узгач, аны күрше авылда балалар белән уйнаган җиреннән авылга алып кайтып, әти-әнисе кулына тапшыралар. Акылдан язган була Хәмдия. Өендә көннәр буе күзләрен бер ноктага текәп утыра. Урамга чыкса, үткән-сүткән һәр баланың башыннан сыйпый торган була. Язганнарым уйдырма түгел һәм инде сугыш тәмамланганга җитмеш биш ел узса да, авыл кешеләренең Хәмдия турында сөйләгәннәре күңелдән чыкмый. Аның язмышы –  илгә килгән дәһшәтнең бер чалымы, без бик үк игътибар итмәгән ягы. Гомер буе ирсез, баласыз, берьялгызы яшәргә дучар ителгәннәр тулы бер катлау булган. Бу буын инде бакыйлыкка китеп бетеп бара, ә күңелдә сугышка рәнҗү кала.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле