Ураза гаетен ничек уздырырга?

-- Лейла

Быелгы рамазан ае үзенчәлекле шартларда үтте. Мәчетләрдә тәравих намазлары укылмады, күпләп җыелып, ифтарлар да оештыра алмадык. Иң мөба­рәк бәйрәмнәребезнең берсе булган Ураза бәйрәме дә гает намазыннан башка узачак. Иртән бәйрәм намазы укылмагач, ураза гаетен без ничек узды­рырга тиеш булабыз? Бәйрәмгә кадәр мөселманнар өстендә нинди бурычлар тора? Фитыр сәдакасын без кемгә һәм кайчан бирергә тиешбез? Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев безгә шулар турында сөйләде.

– Гает намазы укылмауга бик күпләр борчыла һәм моны аңлап та була. Бәйрәм намазына бару динебезнең бер йоласы булып тора. Ул көнне мәчеттә җыелышып очрашабыз, вәгазь тыңлыйбыз, бәйрәм рухы сизелә. Быел, билгеле бер сәбәпләр аркасында, бу мөмкин түгел. Әмма шуны әйтергә кирәк: Аллаһ каршында гает намазының ваҗиблыгы җомга намазыннан түбәнрәк, бәйрәм намазы укылмагач, дингә зур кимчелек килде дип уйларга кирәкми. Биш вакыт намазны һәм җомга намазын укымау исә дингә, чынлап та, кимчелек китерә.

— Гает намазы өйдә аерым намаз итеп укылмый, димәк.

– Ул фәкать мәчеттә җәмәгать белән бергә укыла. Гает намазы укылмаса да, аңа әзерләнгән кебек госел алу, чиста матур киемнәр кию хуплана, хәтта ул савап та әле. Бер галим, төрмәдә булса да, җомга көнне киенеп әзерләнеп, ишек төбенә барып баса торган була. «Барыбер чыгармыйлар, нишләп шулай эшлисең?» – дип сорагач, «Мин сәбәбен кылам, калганы – Аллаһтан», – дип җавап бирә. Без дә гает алдыннан юынып-чистарынып, матур киемнәрне киеп, бәйрәм рухын булды­рыр­га, аны олыларга тиешбез. Иртәнге намаздан соң, тәмле ризыклар пешереп сыйлану, якыннарны-туганнарны котлау, балаларга бүләкләр тарату матур гамәл санала. Ураза гаетенә кадәр фитыр сәдакасын да биреп өлгерергә кирәк.

— Фитыр сәдакасын кемгә һәм кайчан бирергә тиешлегебез турында да искә төшереп китик әле.

– Фитырны рамазан ае дәвамында да тапшырырга була, әмма соңгы көннәрдә бирү саваплырак, иң мөһиме – гает намазы укылганчы биреп өлгерергә тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.с.) аны гает намазына барганда бирә торган булган. Ләкин кешеләргә мәшәкать булмасын өчен, ике-өч көн алдан бирергә дә рөхсәт иткән. Безнең мәзхәб галимнәре, рамазан ае кергәч тә бирә башларга ярый, әмма ахырдан бирү хәерлерәк, ди. Фитыр сәдакасының бер хикмәте шунда: син аның белән ураза тоткандагы кимчелекләреңне каплыйсың һәм шуңа соңгы көндә бирү хәерле. Әгәр дә сәдака бирү өчен бер мохтаҗ кешене күз уңында тотып, аны гаеткә кадәр күрә алмыйм дип борчылсаң яки өендә очрата алмасаң, акчаңны яки ризыгыңны фитыр сәдакасы дип алдан ниятләп, җыеп куясың да соңрак тапшырасың. Икенче хикмәте дә аның шунда: гает көнне фәкыйрь кешеләрне сөендерү. Үз арагыздан мохтаҗ кешеләрне таба алмасагыз, мәчеткә китерергә була. Мәчетләр бикле, әмма фитыр өчен аерым тартма куелачак һәм без аларны ияләренә таратачакбыз. Пандемиягә бәйле рәвештә күпләр эшсез калып, мохтаҗларның да саны артты.

— Фитырны ризык белән дә бирергә ярыймы?

– Асылда аны ризык белән бирү дөрес. Пәйгамбәребез вакытында бодай, хөрмә, йөзем яки арпа белән биргәннәр. Безнең мәзхәб галимнәре кешенең нәрсәгә күбрәк мохтаҗ булуына карап, шуның белән бирергә рөхсәт итә. Хәзерге вакытта кешегә акча кирәгрәк, аның күләмен ризык бәясенә карап бирәсең. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голә­мәләр шурасы ел саен фитырның күлә­мен билгели. Быел аны түләү өчен фитыр сәда­касы күләме бодай белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча – 600 сум.

— Әлеге уңайдан социаль челтәрләрдә: «Сәдаканың билгеле күләме юк, электән үк кем ничек бирә ала – шулай», – дигән фикерләр очраштыргалый. Моңа аңлатма биреп үтсәгез иде.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) хәдисенә таянып, фитыр сәдакасының күләмен шул урында үсә торган йөзем һәм арпа бәясеннән чыгып исәпләгәннәр: ярты сагъ (шул вакыттагы үлчәү берәмлеге) күләмендә бодай йә булмаса бер сагъ күләмендә хөрмә, йөзем җимеше. Ярты сагъ ул – якынча 1,5 кг, бер сагъ – 3 кг. Пәйгамбәребез заманында фитырны 3 кг йөзем белән биргәннәр. Аларның хәзерге бәяләрен истә тотып, фитырның да күләмен билгелиләр. Кемнәр зәкят түли ала, алар фитырны 600 сум яки 3 кг йөзем белән бирә ала. Минималь күләме – 100 сум. Анысы ярты сагъ – 1,5 кг бодай белән исәпләнә. Хәзерге акча белән 100 сум чыга. Мөмкинлегеңә карап, күпме бирәсен үзең чамалыйсың. Фитырны гаиләсе өчен ир-ат бирә. Хатыны үзе өчен үзе дә тапшыра ала. Хәтта әнисе карынындагы бала өчен дә фитыр бирү киңәш ителә, ләкин мәҗбүри түгел.

— Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле ураза тота алмаганнар фидия бирергә тиеш. Аны кайчан һәм кемгә бирәсе?

– Фидияне гомер буе бирергә була. Ураза тотмаган айлары өчен кеше аны түләргә васыять итеп тә калдыра ала. Ул үлгәннән соң фидияне аның мирасыннан түлиләр. Акчасы калса, башта әҗәтләрен каплыйсың, аннары фидиягә шуннан аласың. Үзе исән вакытта фидия бирергә акчасы булмаган, шулай да Аллаһ каршында бурычын үтәргә теләгән кеше, вафатыннан соң мирас булып өе каласын һәм шуның белән түләп булачагын истә тотып, аны васыять итеп калдыра. Аны үтәү исә балалар өстендә бурыч булып тора, алар үз акчаларын биреп тә фидияне каплый ала. Кеше, авырып китү сәбәпле, рамазан аенда ураза тота алмаса, аны казага калдырып, ел дәвамында тота ала, Аллаһы Тәгалә безгә шул мөмкинлекне биргән. Элеккеге шактый еллар өчен тотып бетерә алмасаң да, син аңа омтылырга тиеш, васыять итеп калдырасың.

— Күп кенә кеше, ураза тотып җәфаланмыйм, фидия генә түлим, ди. Алар өстеннән фидия төшәме?

– Фидияне картлык сәбәпле ураза тота алмаучылар яки көчле хроник авырулары булганнар гына түли һәм аның күләме көненә – 200 сум. Рамазан ае җәйге озын көннәргә туры килгәндә сәламәтлегеңә бәйле рәвештә уразага керә алмасаң, аны, казага калдырып, кыш көне тот. Аллаһы Тәгалә безгә уразаны йөкләде. Аңа безнең ураза тоту кирәк. Ураза тотарга мөмкинлеге булып та, аны тотмаучы фидияне бирә алмый, аның өстеннән уразасы төшми. Өлкән кешенең фидия түләргә пенсия­се җитми икән, Аллаһ, әлбәттә, аны кичерә. Әмма уразага җиңел карарга ярамый, «Ач йөргәнче, фидия белән генә котылам», – дип, иманы бик зәгыйфь кеше генә әйтә ала.

— Фидияне ризык белән бирергә ярыймы? 

– Ураза тоткан кешене көнгә ике тапкыр: сәхәрдә һәм ифтарда ашата аласың. Әмма ул синең балаң яки әти-әниең булырга тиеш түгел. Син аларны болай да карап-тәрбияләп, тәэмин итеп торырга тиешсең.

— Берничә көннән шәүвәл аена керәбез. Бу айда ураза тотуга бәйле сораулар еш туа. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең: «Кем ураза аеның фарыз уразасын тотып, аннан соң шәүвәл аеның алты көнен тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр», – дигән хәдисенең соңгы өлешен генә искә алып ялгышучылар бар, шуңа ачыклык кертәсе килә.

– Хәдиснең мәгънәсе дә шунда бит: һәр изге гамәл өчен ун әҗер-савап билгеләнә. Рамазан аенда утыз көн ураза тотучыга 300 савап языла, ягъни ун ай ураза тоткан кебек була. Ә шәүвәлдәге 6 көн тоткан ураза өчен 60 әҗер язылып, ике айныкына туры килә. Барысы бергә бер еллык булып чыга. Шәүвәл уразасы – сөннәт гамәл, аны тотмасаң, гөнаһлы булмыйсың. Әмма тәкъва кешеләр, әҗере күп булганга, бу уразаны да тотарга тырыша. Шәүвәл уразасын гает бәйрәменнән соң тота башларга була һәм аны ай дәвамында бүлеп-бүлеп тоту хуплана, әмма рамазан аенда казага калган уразаларыгыз булса, башта аларны тотыгыз. Аллаһы Тәгалә: «Ураза – Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен», – дигән. Һәр гыйбадәт өчен Раббыбыз әҗер-савапларны язып куйган. Ә ураза өчен Мин савапны аерым бирәм, дигән, чөнки ул беренче чиратта сабырлыкка бәйле. Ураза ул – зур капитал. Кыямәт көнендә син рәнҗеткән, гайбәтен саткан кешеләргә изге гамәлләреңне синнән алып, аларга бирерләр, ә ураза савабын – юк. Ул синең үзеңә кала һәм үлчәү тәлинкәсенә куела. Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотып, гыйбадәтләребезне арттырып, гайбәт һәм яман сүзләрдән тыелып торып, үзебезне тәрбияләгәнбез икән, алга таба да шуны дәвам иттерергә тырышыйк. Рамазан ае безнең өчен мәдрәсә булсын иде.

Чыгнак: Ватаным Татарстан

Бәйле