Казанда коронавирустан саклый торган поезд йөри башлаячак [видео]

-- Лейла

Тест үткәргәннән соң, яңа дүрт вагонлы поезд Казан метрополитены линиясенә чыгачак. Анда Covid-19 коронавирусын таратудан саклау каралган. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Состав «Метровагонмаш» заводыннан Казанга китерелгән.Җайга салу эшләрен үткәрергә, поездның куркынычсызлыгын бәяләргә кирәк. Шуннан соң ул пассажирларны йөртә башлаячак», — диде предприятиенең баш инженеры Алексей Смирнов.

Поезд конструкциясе үтәли керү-чыгу ишегеннән тора, бу пассажирларга бер-берсе белән элемтәне киметергә мөмкинлек бирә.

Чыганак: tatarstan24.tv

Бәйле