Галимнәр COVID-19лы авыруларның кайчанга кадәр зарарлы булып калганын әйтә

-- Лейла

COVID-19 авырулар симптомнар барлыкка килгәннән соң 11 көн узгач зарарлы булудан туктый, дип хәбәр итте The Straits Times газетасы.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда коронавирусны биш миллионга якын кеше йоктырган, 331 меңнән артык кеше үлгән. Россиядә пандемия вакытында 336 мең COVID авыруы очрагы ачыкланган, 3500гә якын үлгән, 108 меңгә якын терелгән.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле