24 майда томан булса… җәй нинди булыр?

-- Лейла

Майның соңгы атнасына керәбез. Язның нинди килүенә карап, җәй һәм көз хакында да фараз кылырга мөмкин. Халык сынамышлары да моңа дәлил.

Мисал өчен, 24 май көнне яңгыр яисә томан булса, җәй яңгырлы киләчәк. Әгәр кояш икән, җылы җәйгә өметләнергә була.

25 май иртәсе кояшлы, җылы булса—эссе, коры җәй көтәсе.

26 майда черкиләр күренсә — җиләк уңар.

27 майга кадәр карлыгачлар очып килгән булса, ел уңышлы, бәхетле булыр.

28 майда һава торышы нинди була—җәй дә шундый булыр.

29 майда миләш чәчәк атса, тотрыклы һава торышына. Күк күкрәсә — бөртекле культуралар мул уңыш бирер.

30 майда һава торышы аяз булып, тукран тукылдаганы ишетелсә — яңгыр явар.

31 майда имән усактан алда чәчәк атса, җәй салкын булыр.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле