Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус таралу туктатылачак шартны атадылар

-- Лейла

Коронавирус таралу халыкның 95% ында аңа иммунитет барлыкка килгәндә туктаячак. Моның өчен массакүләм вакцинация кирәк, дип билгеләп үтте Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Николай Брико «парламент газетасы»на биргән интервьюсында.

“Эпидемия үсешен туктатырга мөмкин булган бердәнбер чара-халыкны киң колачлап вакцинацияләү”,— дип аңлатты эксперт.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле