Табиблар толымын ашаган кызның гомерен коткарып кала алганмы?

-- Лейла

Кемеровода табиблар трихобезоар авыруыннан интегүче баланың гомерен коткарып калган. Пациент Өлкә балалар хастаханәсенә эләккәндә, аның хәле бик авыр була. Кызның һәрвакыт саруы кайнаган, еш коскан һәм эче авырткан.

Тикшеренүләр баланың ашказаны һәм эчәклекләрендә ниндидер әйбер баруын күрсәтә. Шуннан аңа операция ясыйлар. Нәтиҗәдә, кызның ашказаныннан һәм унике илле эчәгеннән “толым” алына. Баксаң, кыз  үзенең чәчен “ашарга” ярата икән. Ул исә җыелып барган һәм баланың ашказанының 2/3 өлешен тутырган, унике илле эчәккә, калын эчәккә киткән. Хәзер инде баланың хәле яхшы, кыз терелә, дип яза “Российская газета”.

Баксаң, мондый очраклар сирәк булса да очрый икән. Чәч “ашау” психологик яктан проблемалары булган кешеләргә хас, ди белгечләр. Моннан дүрт ел элек табиблар 10 яшьлек кыз баланың ашказаныннан 50  см озынлыктагы толым тартып чыгарган. Соңрак баланың сыйныфташлары белән киеренке мөнәсәбәттә икәне ачыкланган.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле