«Соңгы кыңгырау» ничек узачагы хәл ителде

-- Лейла

 Россия Мәгариф министрлыгы 25 майда коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» бөтенроссия акциясен уздыра. Чара онлайн-режимда үтәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Масштаблы онлайн-марафон трансляциясе министрлык берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында «Соңгы кыңгырау 2020» бүлегендә оештырыла. «Шунда ук катнашучылар виртуаль кыңгырауга чылтырата ала, – дип билгеләп үтәләр ведомствода.

  • Сәгать иртәнге 10 да онлайн-марафонны Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов ачып җибәрәчәк, ул чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап, үзенең мәктәп еллары турында да сөйләячәк. Чыгышларга илнең барлык төбәкләреннән педагоглар һәм укучылар кушылачак». Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен социаль челтәрләрдә оештырылган соңгы кыңгырауда берьюлы берничә акция һәм флешмоб узачак. Шулай ук «миллионнарның чын кумиры булган популяр шәхесләр» белән турыдан-туры эфирлар әзерләнгән.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм йөзеннән оештырылган бәйрәм акциясе «Күңелле чакларның барысын да искә төшерик һәм соңгы кыңгырау белән яңа офыклар ачып җибәрик» дигән девиз белән узачак, дип яза “Татар-информ” МА.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле