Казан янында зур шәхси йорт яна: 6 яшьлек баланы коткарырга өлгерәләр [фото]

-- Лейла

ТР Биектау районының Пановка бистәсендә 25 май иртән ике катлы шәхси йортта янгын чыккан. Хуҗабикә, 54 яшьлек хатын-кыз, тәрәзә аша чыга, яралар ала. Аның 6 яшьлек оныгын күршесе тартып чыгарырга өлгергән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Слободская урамындагы шәхси йортта янгын турында хәбәр 25 май көнне 04:44 сәгатьтә килде. Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә йортның түбәсе ялкын белән капланган, ут күрше корылмаларга таралу куркынычы бар иде.

Хуҗабикә үзе янган йорттан беренче кат тәрәзәсе аша чыгып китә. Хатын-кызны беренче дәрәҗә пешү (3%) һәм яралар белән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырдылар. Янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр йортның икенче катында 2014 елда туган оныгын коткарган.

Янгын мәйданы 144 кв. метр тәшкил итте. Сәбәбе-электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, диделәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле