«Спирт белән коендыра һәм ут төртә»: бер хатын сукбайны яндыра

-- Лейла

25 май көнне билгеле булганча, Волгоград өлкәсенең Урюпинск үзәгендә ызгыштан соң 35 яшьлек хатын спирт сибеп, 45 яшьлек ир-атны яндырган. Аны коткарып кала алмыйлар.

— 22 майда сукбай булган 45 яшьлек ир Штеменко урамындагы 10нчы йорттан 40 метр ераклыктагы тимер юллар янында дусты белән спиртлы эчемлекләр эчкән, — дип сөйләде хәбәрчегә V1.RU Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең Урюпы районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Белов. – Юлдан якынча 10 метр ерааклыкта  агачлар, куаклар һәм ташландык янган йорт бар. Анда пар да алкоголь кулланып, көн үткәрә.

Күпмедер вакытта шешәдәшләр арасында ызгыш була.

—Тирә-юньдә кешеләр күп йөри, — ди Александр Белов. — Пар көн буе эчә, кичкә алар арасында конфликт чыга. Ир җирдә ята, ә аның дус кызы аны спирт белән коендыра һәм ут төртә.

Сукбайның һәлак булуын күп санлы шаһитлар күрә.

— Безгә яшүсмерләр шалтыратып, ир-ат януын әйттеләр, — ди тәҗрибәле тикшерүче. — Ир вафат була. Шикләнелүчене тоткарлагач, ул шешәдәшеннән үзен мәсхәрәләгән өчен үч алуын аңлата.

Хатын-кызны хөкем итәчәкләр.

Чыганак: v1.ru

Бәйле