Мәскәүдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә Җиңү Парады 24 июньдә узачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Оборона министры Сергей Шойгу белән киңәшмәдә белдерде.
«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия башкаласы Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә хәрби парадка әзерлекне башларга боерам. Без моны 24 июньдә, 1945 елда җиңүчеләрнең легендар, тарихи парады узган көнне уздырачакбыз»- диде дәүләт башлыгы.
Ул шулай ук парадны әзерләгәндә һәм үткәргәндә куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәргә боерды.
Ул шулай ук «Үлемсез полк» маршын 26 июльдә, Хәрби-Диңгез флоты көнендә үткәрергә тәкъдим итте.
Бу даталар илдәге вазгыяткә карап үзгәрергә мөмкин дип тә белдерде дәүләт башлыгы.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".