«Бәхет түгел алтын тәхет»

Көтмәгәндә миңа берәү
«Бәхет ни?» — дип сорау бирде.
Җаннын бәргәләнгән чагы —
«Күңел тынычлыгы» дидем.

Уйландым да, шул сорауны,
Чит берәүгә мин дә бирдем.
Чирләп йөргән чагы икән,
«Бәхет — сәламәтлек» диде.

Куп балалы бер анага
«Бәхет ни ул?» дигән идем.
«Бала — бәхет! Үстерергә
Акчасы да кирәк» диде.

Үз куышы булмаганнан
Сорыйм әле, ул ни әйтер?
Әти кеше жавап бирде:
«Иң зур бәхет — аерым фатир!»

Башка килде гади фикер:
Бәхет түгел алтын тәхет.
Булганына шөкер итеп,
Яши белу — иң зур бәхет!

Фирдәүсә Кәримова
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий