Куркума: теләсә кайсы авыруга дәва

-- Лейла

Куркума ялкынсынуны киметә, мутацион күзәнәкләр үсешен булдырмый, антибактериаль тәэсиргә ия һәм гөмбәчекләргә каршы көрәшә, остеоартрит, бавыр, сулыш алу белән бәйле проблемалар булганда ярдәм итә, Альцгеймер белән көрәшә.

Ә куркуманың тәэсир итү көчен бал көчәйтә генә. Шул рәвешле, алар бер — берсен тулыландырып торалар.

Искәртәбез: теләсә нинди чара кабул иткәнче, табиб белән киңәшләшү мәслихәт. Әлеге катнашманы әзерләү өчен: 1 аш кашыгы порошок сыман куркума, 100 грамм бал кирәк булачак. Бу ингредиентларны пыяла савытта бутарга. Грипп белән чирләп киткәндә яки салкын тисә, әлеге катнашманы һәр сәгать саен бер аш кашыгы кабул итәргә. Икенче көнне һәр 2 сәгать, өченче көнне — 3 сәгать саен кабул итү киңәш ителә, Әлеге катнашма авыз эчендә акрынлап эрергә тиеш.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле