Синоптик июнь аена үз фаразларын әйтә

-- Лейла

Россиянең күпчелек төбәкләрендә июнь аенда температура нормадан югарырак булачак, дип әйтте РИА «Новости» Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Синоптик фаразлаганча, беренче җәйге айда һава торышы төрле булачак: җылылык дулкыннары салкыннар белән алышыначак.

Аның сүзләренә караганда, Көнбатыш Себер, Красноярск крае һәм Чукотка “җылылык учагы” булачак — анда температура күпьеллык уртача күрсәткечләрдән сизелерлек югары булачак. Кырымда һәм Краснодар краенда явым-төшем күбрәк булачак.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле