Актанышта үтерелгән 6 яшьлек баланың әтисе: «Мин өйдә булсам, алай булмас иде…»

-- Лейла

 — Эх елады инде ул бала, гел елады. Шушы хәл белән тәмамланачагы билгеле иде инде. Безнең йорт иске, кечкенә. Күршенең тамак кырганы да ишетелеп тора. Шул баланың елавына түзә алмыйча төшеп, кисәтепләр дә йөргән вакытлар булды.

Халыкта “дамба” дип телгә кергән “Актаныш басмалары” буасында, 31 май көнне 6 яшьлек баланың үле гәүдәсе табылды. Аның югалуы хакында әнисе тарафыннан хәбәр, район полиция бүлегенә иртән керә. Хокук саклау органнарының тикшерүе барышында, буа янындагы күпердә баланың киемнәре табыла. Суга кереп батып үлгән дигән фикер туа, әмма тиздән, ярдан 10 метр ераклыкта, үләннәр белән капланып куелган мәете табыла.

Бу факт буенча Җинаять Кодексының 105 матдәсе буенча (үтерү) эш кузгатылган. 2014 елгы сабый, 30 май көнне якынча 23:30 сәгатьтә 1997 елгы күршесенә ияреп чыгып китә. Алар яшәгән йорт белән буа арасы якын түгел. Төн белән 6 яшьлек бала һәм 23 яшьлек ир-ат нинди уртак мавыгу тапкан – бу сорауга җавапны хәзер полиция вәкилләре һәм тикшерү комитеты эзли. — Мин өйдә булсам, алай булмас иде… Эх эштә идем… Бер вакытта да берүзен җибәрми идек. Күрәчәк шушыдыр инде… Сиздем мин аны. Берәү дә берни сөйләми, — дип сукранды баланың әтисе Айдар.

Җинаять урыныннан ерак түгел, су буенда аптырап йөри иде ул. Баланың әнисе – Энҗе (1997 елгы) балалар бакчасында савыт-саба юуучы булып эшли. Җитәкчелек тарафыннан, һәрвакытта да әдәпле, үз бурычларын төгәл үти торган хезмәткәр буларак тасвирланды. Фаҗига алдыннан нәрсәләр булгандыр, әлегә билгесез. Әмма кечкенә баланы берүзен калдыру фактын хәзер прокуратура хезмәткәрләре дә тикшерә.

  • Эх елады инде ул бала, гел елады. Шушы хәл белән тәмамланачагы билгеле иде инде. Безнең йорт иске, кечкенә. Күршенең тамак кырганы да ишетелеп тора. Шул баланың елавына түзә алмыйча төшеп, кисәтепләр дә йөргән вакытлар булды. Ярсып, идәннәргә ятып елый иде ул, никтер тынычландырмыйлар иде. Гел елады… – дип искә алдылар сабыйны күршеләре.

Даими рәвештә исерткеч эчемлекләр кулланып, социаль куркыныч  гаилә буларак тасвирланмый алар. Авыр гаилә түгел. Гади, тыныч кына тормыш алып барган меңләгән гаиләләрнең берсе. Тик әлегә җавапсыз калган сораулар шактый… Гомере бик иртә өзелгән сабыйга 21 май көнне нибары 6 яшь тулган булган.

Чыганак:  aktanysh-rt.ru

Бәйле