Татарстанда Сабан туйлары 4 июльдә була?

-- Лейла

Социаль челтәрләрдә Татарстанда Сабан туйлары 4 июльдә була дигән хәбәр таралды. Әмма рәсми рәвештә бу хакта берәү дә игълан итмәде. Хәбәрнең ни дәрәҗәдә дөреслеген ачыклау өчен Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимовага мөрәҗәгать иттек.

“Сабан туйларын уздыру датасын билгеләгән Указ әлегә юк”, — дип җавап бирде ул.  Күрәсең, җәй һәрвакыт Сабан туйлары белән ассоцияләшкән татар халкы бу бәйрәмне уздырмый калуны күз алдына да китерми һәм тизрәк бәйрәм итәргә тели. Ә бәлки Указ әле имзаланмаган, әмма көне формаль булмаган рәвештә инде билгеләнгәндер? Утсыз төтен булмый, ләбаса.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле