Җырчы Алсу ниһаять улын күрсәтте [фото]

-- Лейла

Алсуның җанатарлары бик көткән вакыйга булган. Күп бала әнисе Алсу инстаграм битендә өч яшьлек улы Рафаэль төшкән фотоны куйган.

Алсу ире белән 14 ел бәхетле гомер кичерә. Кызлары Сафина белән Микелладан соң шактый көттереп, 2016 елда, ул өченче баласын да тапты. Сафина белән Микелланы җырчының инстаграм битендә күрергә була. Ә төпчеген бер тапкыр да күрсәткән юк иде. “Микелланы – — 5, Сафинаны 6 яшендә генә күрсәткән идем. Моңа беркем дә гаҗәпләнмәде. Ә улым әлегә кечкенә, аны күрсәтергә әзер түгелмен” дигән иде ул. 1 июнь көнне исә өч баласы белән дә төшкән фотоны элде.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле