Ашыгыч ярдәм фельдшеры җирдә яткан ир-атны аягы белән типкәли [видео]

-- Лейла

Казанда ашыгыч ярдәм фельдшеры җирдә яткан ир-атны аңына китерү өчен аягы белән типкәләгән. Казанда чакыру белән килгән ашыгыч ярдәм фельдшерының асфальтта яткан ир-атка аягы белән типкәләп аңына китерергә тырышуын берәү видеога төшергән һәм социаль челтәрләргә урнаштырган.

«Җирдә яткан ирне күреп, 112не чакырдым. Ашыгыч ярдәм машинасы килде, аягы белән типкәләде, аннары полиция килде, машинага салып алып киттеләр», – дип шәрехләгән бу вакыйганың шаһиты. Җирдә яткан ир исерек булырга охшаган. Кадр 1 июнь көнне ясалган. Урам һәм йорт номерын әйтмәгән. Республика прокуратурасы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге хәл буенча тикшерү үткәрә.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле