Июньдә ничә көн ял итәбез?

-- Лейла

Быел җәйнең беренче ае да, елы кебек үк үзенчәлекле һәм ял көннәренә бай булачак. Гадәти шимбә һәм якшәмбе көннәрендәге яллардан тыш, илебез халкы 12 июнь көнне дә эшкә чыкмый һәм Россия көнен билгеләп үтә. Сүз уңаеннан, 12 се җомгага туры килә һәм шуңа да өч көн рәттән ял итә алачакбыз. Ә 11 июнь исә кыска эш көне булачак.

Моннан тыш, Президент Владимир Путин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелергә тиешле парадны пандемия нәтиҗәсендә 24 июньгә күчерде һәм ул көн дә ял көне дип игълан ителде. Шул рәвешле июнь аенда барлыгы 10 көн ял итәчәкбез.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле