40 яшьне уздырырга ярамый дигән имеш-мимешне һәр беребезнең ишеткәне бардыр. Янәсе, аны үткәрсәң, күңелсезлек килеп чыгачак. Моңа ышанып, күпләр бәйрәм итүдән тыелып тора. Чынлыкта ярыймы? Бу сорау белән Казандагы “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать иттек.
–Дин китапларында аны үткәрергә ярамый дигән аңлатмалар юк. Бу – имеш-мимеш. Мондый хорафатларга ышанырга ярамый. Үзем 40 яшьлек туган көнемне үткәрдем. Аллага шөкер, сау-сәламәт, бернинди тискәре хәлләр дә булмады, яшәвемне дәвам итәм. Быел алла бирса, 42 яшемне тула, – дип җавап бирде хәзрәт.
Чыганак: Ватаным Татарстан