Коронавирус балаларны да читләп үтми: «Сабыебыз 10 көн интегеп үлде…»

-- Лейла

Күптән түгел Уфада сирәк авыру йоктырган өч яшьлек Алия вафат булды. Бала озак вакытлар веналан тукландыруда була – кыска эчәклек синдромы аркасында ул үзаллы ашый алмый.

Күптән түгел сабый очраклы рәвештә катетерны өзә, ул шуның аша ашатылган була. Яңасын Мәскәү табиблары гына куя алган, тик анда барып җитәлмиләр. Баланың әти-әнисе башкалага кадәр самолетка өлгерми, ә икенчесен көтәргә озак — Уфа-Мәскәү маршруты буенча рейслар хәзер сирәк оча.

Алиянең әти-әнисе Республика балалар дәваханәсендә катетер урнаштырырга риза була, ләкин ул туры килми.

— Сабыебыз 10 көн интегеп үлде. Коронавирус аркасында без Мәскәүгә китә алмадык, бәлки анда аны коткарырлар иде. Бер самолет кына иде, әмма бала озак көтә алмады, — ди кызның әтисе.

Алиянең туганнары хәтта Мәскәүдән махсус борт турында килешә алган, тик кызганыч, баланы инде еракка алып бару мөмкин булмаган…

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле