Моргта төн үткәргән шәфкать туташының хәле начар

-- Лейла

Аңа кардиоүзәктә дәваланырга кирәк, әмма аның ире сүзләренә караганда, Архангель үзәк район дәваханәсенең баш табибы моңа каршы төшә.

Архангель үзәк район дәваханәсе моргында төн чыккан шәфкать туташларының берсендә бу хәлдән соң йөрәк белән проблемалар башлана. Әнисә Рәхмәтуллинаны Уфа кардиология үзәгенә дәваланырга җибәрергә телиләр, әмма район дәваханәсенең баш табибы моңа каршы чыга. Бу хакта шәфкать туташының ире хәбәр итә. Ул хатыны белән аның хезмәттәше коронавирус белән авыру куркынычы аркасында моргта үткәргән төнне болай искә төшерә:

«Эш көненнән соң хатыным һәм аның иптәшен, баш табиб боерыгы нигезендә, дәваханә территориясендә урнашкан морг бинасына урнаштырдылар. Аларны моргтан икенче көнне иртән чыгаргач, эшкәртү эшләре башкарылган, ис бетерлгән. Бу ике нәзек кенә хатынның төн буе нинди халәттә булуын күз алдына китерә аласыздыр».

Ир сүзләренә караганда, шуннан соң хатыны көннән-көн начарая бара: «Аның башы авырта, ул йөрәккә зарлана». Халит хатынына «Ашыгыч ярдәм» чакырта. Табиблар аңа ЭКГ ясый һәм йөрәгендә патологик үзгәрешләр булуын ачыклый.

«Тормыш иптәшемне Архангель дәваханәсенең кабул итү бүлмәсенә алып киттеләр. Дежур табиб һәм шәфкать туташы аны Уфа кардиология үзәгенә озатырга кирәк дип карар итте. Тик күпмедер вакыттан соң кизү торучы табибка баш табибтан шалтырату килгән – ул хатынны кая да булса илтүне тыйган, — дип искә ала ир. – Мондый сүзләрдән соң дежур табиб берничә тапкыр баш табибка госпитализация кирәклеген аңлатырга тырышты. Тик ул тыңламады».

Әнисәнең ире хәлне үз кулларына алырга кирәклеген аңлаган. Ул Сәламәтлек саклау министрлыгына (анда трубканы алмаганнар) һәм прокуратурага шалтырата башлаган. Хокук сакчылары нәрсә дә булса эшләргә вәгъдә иткән. Мәсьәлә өлешчә генә җайга салынган. Әнисә Архангель үзәк район дәваханәсенең терапия бүлегенә салынган. Шуңа да карамастан, аның ире баш табибка ышанмый. Ул хатынын Уфага күчереп булыр дип өметләнә.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле