Казанда ярымшәрә кызларны кабриолетында йөрткән шоферны нинди җәза көтә? [видео]

-- Лейла

Казанда ярымшәрә кызларны кабриолетында йөрткән шоферны штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» МА үз чыганакларыннан билгеле булды.

 

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә видео пәйда булды, анда эчке киемдәге кызлар Казан буенча ак кабриолетта йөри.

«Татар-информ» МА үзенең чыганагы хакында сөйләгәнчә, машина йөртүче Казанда яшәүче 45 яшьлек ир булып чыга. Ир юлдашлары белән таныш булмаган һәм кызларны аларга кирәк булган җиргә алып барырга ризалаша.

Машина йөртүчегә ике административ беркетмә төзелгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле