Коронавирус сәбәпле пандемия игълан ителгәннән бирле медицина хезмәткәрләренең дәрәҗәсе үсеп китте. Безнең көннең геройларына әйләнделәр. Шулай булмый-ни, инфекция белән көрәш фронтында иң алгы линиядә бит алар. Нинди катлаулы шартларда эшләүләрен күреп-белеп торабыз. Без күреп бетерми торган ягы да бар әле аның. Коронавирус белән генә көрәшсәләр бер хәл, үзләренә тиешле өстәмә түләүләрне алу өчен дә шактый тырышырга, артыннан йөрергә туры килә аларга.
Сүз Путин вәгъдә иткән акчалар турында бара. Русия Президенты коронавируслы авырулар белән эшләүче табибларга апрель-июньдә аена өстәмә 80 мең сум; шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәте табибларына – 50шәр мең сум; кече медицина хезмәткәрләренә, ашыгыч ярдәм хезмәте машиналарын йөртүчеләргә 25әр мең сум түләнәчәген әйткән иде. 11нче май көнне чираттагы тапкыр халыкка мөрәҗәгатендә Путин, бу акчалар 15нче майга кадәр түләнеп бетәргә тиеш, диде. Федераль казнадан төбәкләргә акча күчүен дә әйтте. 15нче май узып китте – әлеге өстәмә акчаны һаман алмаучылар бар әле.
Путин карарында бу акчаның кемгә түләнәчәге гади генә итеп аңлатылган: коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә. Тик һәр төбәк бу билгеләмәне үзенчә катлауландырды. Кайдадыр сәгатьләр саный башладылар: коронавируслы авыру белән бер сәгать эшләгән өчен фәлән тиен өстәмә түләү тиеш, янәсе. Кайдадыр «фактик контакт» дигән нәрсә уйлап чыгардылар – аның нәрсәне аңлатканын табиблар үзләре дә төгәл генә әйтеп бирә алмый. Коронавируслы кеше белән «фактик контакт» вакытына карап түләнә, имеш. Кайдадыр «коронавирус акчасы»н түләмәүне: «Кызыл зона»да эшләмәгәнсең, шуңа юк», – дип аңлаталар. Югыйсә ул «кызыл зона»да эшләмәүчеләр – шул «кызыл зона»га пациентлар ташучы ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм экипажны йөртүчеләр. Төбәктәге бер больницада өстәмә акчалар түләнгән, икенче шундый ук больницада түләнмәгән очраклар да бар.
Татарстан прокуратурасына «коронавирус акчасы»н түләмәү белән бәйле 200дән күбрәк шикаять кергән. Күбесе – ашыгыч ярдәм хезмәте машинасын йөртүчеләрдән. Шулай ук табиблардан һәм шәфкать туташларыннан да бар. Прокуратура бу шикаятьләрнең һәрберсен тикшерәчәкбез, дип вәгъдә итә. Яшел Үзәндә бер табибка тиешле акчаны түләмәү очрагын хәзерге вакытта Татарстанның Тикшерү комитеты тикшерә.
Шул ук вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 6048 медицина хезмәткәре тиешле өстәмә түләүне алды, дип белдерде. 20нче май көнне Владимир Путинга видеоконференция аша шулай дип хисап тотты ул. Апрель өчен республикада 179 миллион сум түләнгән. Ничә кешегә түләнмәгәне генә әйтелмәде. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан да ул мәгълүматны алып булмады.
Ә кайбер төбәкләрдә, тиешле акчаны сораган өчен, медицина хезмәткәрләрен төрмәгә утырту белән куркыта башлаганнар. Краснодар өлкәсе медиклары, акчаны алмадык дип, видеомөрәҗәгать яздырган иде. Зәңгәр киемле ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең бер-берсеннән ара калдырып басып зарларын аңлаткан видеосы интернетта да таралды. Шуннан соң видеода төшкәннәрнең барысын да прокуратура һәм Тикшерү комитетына чакыртканнар, дип яза «Московский комсомолец» газетасы. Ни өчен сезгә бу түләү тиеш дип саныйсыз, бәлки сез коронавируслы авыруларны ташымагансыздыр, дигән сораулар биргәннәр. Бер медицина хезмәткәре «Подъем» басмасына: «Шуннан соң минем өемә бер опер килде һәм: «Әгәр моны туктатмасагыз, сезнең белән ФСБ шөгыльләнә башлаячак», – дип әйтте», – дип сөйләгән. Видеода төшкән ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчене «экстремистлар башлыгы буларак 12 елга утыртып куярга» янаганнар.
Медикларны кимсетү Путин вәгъдә иткән акчаны түләмәү белән генә бетми. Медицина хезмәткәрләре больницаларда саклаучы чараларның җитәрлек булмавына да зарлана. Чечняның Гудермес үзәк больницасында эшләүчеләр шулай дип зарлангач, республика башлыгы Рамзан Кадыйров: «Провокаторларны куарга кирәк. Бездә бөтен нәрсә дә җитә – җиһазлар да, костюмнар да, битлекләр дә. Үзебезгә генә түгел, күрше төбәкләргә ярдәм итәрлек тә бар», – дип белдергән иде. «Больницада бөтен кирәкле нәрсәнең булуын аңлатмаган өчен», баш табиб Ильяс Энганоевны эшеннән дә җибәрделәр. Бу чорда һәр табиб алтын бәһасе, дип тормыйлар – ошамаганнарны эштән алалар.
Башкортстанда исә коронавируслы авырулар белән эшләгәннән соң, ике шәфкать туташын моргка изоляциягә япканнар. Качып китмәсеннәр өчен, каравыл да куйганнар. «Тәрәзәләр тимер рәшәткә белән капланган, бинада кайнар су да, душ та, сабын да юк. Җылылык та юк – салкын. Тик иң теңкәгә тигәне – мәетләр исе булды», – дип сөйләгән 51 яшьлек шәфкать туташы ProUfu.RU басмасына. Алар прокуратурага мөрәҗәгать иткән инде. Ә больницаның баш табибы Людмила Хәтмуллина: «Изолятор морг белән бер бинада урнашкан. Бөтен инстанцияләр белән килештереп эшләнгән. Әлеге шәфкать туташлары шунда кунды, анда бернинди ис тә юк», – дип аңлаткан. Гомумән, Башкортстан медикларга булган мөнәсәбәте белән шаккаттыруын дәвам итә…
Татарстанда COVID-19 инфекцияле авырулар белән эшләүче табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр буенча сораулар бирү өчен «кайнар элемтә» номеры: 8 (843) 231-79-40.
Шикаятьләрне республика прокуратурасында да кабул итәләр: 8 (843) 291-19-25 (атна уртасында 9:00дан 18:00га кадәр) яки 8(843) 291-18-81 (кизү торучы прокурор, һәр көнне 18:00дан 9:00га кадәр).
Дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә вәгъдә ителгән кызыксындыру түләүләре булмауга шикаятьләр калдыра торган махсус бүлек булдырылды. Ул порталның төп битендә урнашкан. Анда бөтен Русия буенча шикаятьләр кабул ителә.
Җылы сүз – җанга дәва, диләр. Табибларга һәм барлык медицина хезмәткәрләренә дә кирәк ул җылы сүз. Республиканың yardam.ru порталында (ул үзизоляциядә утыруны уңайлырак итү максатыннан булдырылган иде) «Табибларга хатлар» дигән бүлек булдырылды. Теләге булган һәркем анда табибларга рәхмәт һәм теләктәшлек сүзләрен язып калдыра ала.
«Кызыл зона»да эшләүче көндәлегеннән
Арлан Галиевка 29 яшь һәм ул Мәскәүдә бертуган Бахрушиннар исемендәге шәһәр клиник больницасында медицина техникасы инженеры булып эшли. Аның вазифасына ватылган җиһазларны төзекләндерү, техник җитешсезлекләре юкмы икәнен карап тору керә. Өч атна элек ул эшләгән больницаны да коронавируслы авыруларны кабул итә торган итеп җиһазландырганнар. Арлан иң куркыныч «кызыл зона»да, ягъни COVID-19 белән авыручылар ята торган бүлектә дә эшләгән. «Идел Реалии» аның шул зонадан язган көндәлекләрен бастырды. Кыскартып һәм тәрҗемә итеп бирәбез.
БЕРЕНЧЕ КӨН
Беркөнне иртә белән бүлек җитәкчесе шалтыратып, «кызыл зона»га медицина җиһазын ремонтларга барырга кирәклеген әйтте. «Кызыл зона» – COVID-19 белән зарарлану ихтималлыгы бик зур булган урын ул, чөнки анда коронавируслылар ята.
Беренче тапкыр саклаучы костюмны кигәч, паника һәм курку сиздем. Бу нормаль, дип аңлаттылар. Чөнки бөтен кеше дә вирусны эләктерүдән курка.
Махсус костюм, саклаучы күзлек, экипировка – болар барысы да рухи яктан баса. Шуңа өстәп, күзлек даими рәвештә парлана. Кайвакыт кая барганыңны күрмәс буласың, баскан җирдә югалып каласың.
Бүген миңа калдыкларны, кулланылган костюмнарны утильләштерә торган аппаратны ремонтларга куштылар. Табиблар һәм шәфкать туташлары ул костюмнарны салгач, утилизаторга ташлый. Алар анда югары басым һәм температура астында зарарсызландырыла. Бездә шундый ике аппарат бар иде, тик берсе күптән инде эшләми, запчастьләр дә юк. Хәзер аларны табу да кыен. Бөтен сатып-алулар контракт буенча башкарыла, барысы да бик озакка сузыла. Ике аппарат эшләп торса да, медицина калдыкларын эшкәртү өчен ул гына да аз булыр иде. Пандемия башланганнан бирле калдыклар бик күп җыела.
Бүген мин шул калдыклар җыела торган бүлмәгә кердем һәм катып калдым. Чүп-чар түшәмгә кадәр өелгән. Пар белән эшкәртелгән калдыкларны алып китә торган машина көнгә бер тапкыр гына килә һәм 10-12 контейнер гына алып китә. Бик күбесе өелеп кала.
Беренче көнне «кызыл зона»да эшләп чыккач, озак кына аңыма килә алмый утырдым. Махсус киемне кию өчен генә дә ярты сәгать китте кебек. Башта үз киемнәреңне саласың, аннары махсус медицина костюмы, аның өстеннән чумадан саклый торган экипировка, ике кат бахила, ике перчатка, аның өстеннән тагын бер перчатка киясең. Үзеңне скафандрда кебек хис итәсең. Санитар зонадан үтү дә җиңел түгел. Сине дезинфекцияли торган сыекча белән баштанаяк коендыралар, кулларыңны даими рәвештә махсус сыеклык белән эшкәртеп торырга тиешсең. «Кызыл зона»да диварларга «эшкә», «өйгә» дигән күрсәткечле язулар ябыштырылган. Күзлекләр парлангач, бернәрсә күрми башлыйсың бит. Менә шул чакта әлеге күрсәткечләр ярдәмгә килә.
Саклаучы костюмны салмыйча 5 сәгать эшләдем, бик авыр булды. Ә бит табибларның сменалары 12шәр сәгать бара!
ИКЕНЧЕ КӨН
Икенче көнне миңа җиңелрәк булды. Костюмнан беренче көнге кебек үк эссе һәм авыр түгел иде.
Калдыклар җыела торган бүлмәдә кабат түшәмгә хәтле өелгән чүп-чар каршы алды. Бу – коронавирус таралуның учагы.
Мин янә утилизаторны ремонтладым. Биш сәгатем шуның белән үтте. Бу аппаратка «нагрузка» бик зур. Чыдамаячак, шулай гел ватылып торачак, дип әйттем. Ә минем көн саен «кызыл зона»га йөрисем килми. Миндә бронхит, шуңа күрә риск төркемендә саналам. Мин инде үземне коронавирус белән чирләдем дип уйлыйм. Бөтен билгеләре дә бар иде. Дөрес, тест эшләтмәдем. Ләкин тагын бер тапкыр инфекция эләктерсәм, организмым чыдармы – белмим.
Өстәвенә, мин табиб та, медицина хезмәткәре дә булмагач, миңа өстәмә түләүләр дә каралмаган.
ӨЧЕНЧЕ КӨН
Бүген ял көнем иде, тик ял итү насыйп булмады. Тиз генә эшкә чакыртып алдылар. Мин кисәткәнчә килеп чыккан – утилизатор ватылган. Янә «кызыл зона»да 6 сәгатькә якын эшләргә туры килде.
Саклаучы костюмнан булганда су эчү һәм бәдрәфкә бару мөмкинлеге дә юк. Бу шактый кыен, бигрәк тә озак эшләгәндә. Бүген күзлек борынымны кырды. «Кызыл зона»дан чыкканда бер шәфкать туташы белән сөйләшеп тордык. Сменада 25 сәгать эшләгән! Бик арган.
Күпчелек табиблар коронавируслылар белән эшләүне үзләренең намус эше дип саный, үзләрен куркыныч астына куялар. Алар хөрмәткә лаек, ә эшләре тиешенчә бәяләнергә тиеш. Табиблар гомерләрен куркыныч астына куя, шуны белеп, калганнар үз-үзләрен сакларга, куркынычсызлык кагыйдәләренә җаваплырак карарга тиеш. Мин коронавируслылар белән эшләүдән баш тарткан табибларны да беләм. Аларны да аңлап була. Аларда үз-үзләрен саклау инстинкты уяна. «Кызыл зона»га кергән саен үлем турында уйлыйсың, һәм бу бик куркыныч.
Чыганак: Безнең Гәҗит