Равил Хәйруллин Ильяс Галимов турында: “Яхшы булырга тырышмады, үзе шундый иде”

-- Лейла

Равил Хәйруллин әйтүенчә, алар соңгы тапкыр моннан өч атна элек Казанда очрашкан, берничә көн элек телефон аша аралашканнар. “Казанга эшләре буенча килгән иде, безнең янга да кереп чыкты. Тормыш, көрәш турында сөйләштек. Әле дә хәтерлим: былтыр бер елга дисквалификация җәзасы алган Әлмәт көрәшчесе Радик Сәлаховның язмышы турында фикер алыштык, аны келәмгә иртәрәк чыгарып булмасмы дип сорады. Башка көрәшчеләрне хөрмәт итеп яшәде Ильяс. Кешегә начарлык эшли белмәде. Махсус яхшы булырга тырышмады, үзе шундый гадел кеше иде. Хәтердә шулай калыр, – диде Хәйруллин “ВТ” хәбәрчесенә. – Дүрт көн элек телефоннан сөйләштек. Авырып киттем, температура диде. Ул вакытта өендә иде әле. Аннары хастаханәгә алып киткәннәр. Ике көн элек телефонына көрәш ярашларының берсендә төшкән фотоны юллаган идем. Җавап бирермен дип язган иде. Җавап бирә алмады.

Көрәш федерациясенең башкарма директоры Ильясның көрәшчеләр өчен үрнәк алырлык егет икәнен дә әйтте. “Хәтерлим, бер заманны келәмнән китәм дип тә йөрде. Аннары тынычланды һәм кабат зур җиңүләр яулады. Авыр үлчәүдә бил алышучы егетләрне яңача көрәшергә өйрәтте. Башкортстаннан Юрий Сабанов белән бил алышканын әле дә оныта алмыйм. Эләктереп алып, һавалардан әйләндереп аркасына салды ул аны. Башкорт тамашачысы аягүрә басып Ильясны алкышлады”, – дип искә ала Равил Хәйруллин.

Аның сүзләренә караганда, Ильяс Галимовның исемен мәңгеләштерү фикере дә булыр әле.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле