МЧ: элекке полиция хезмәткәрләре иреккә чыгарылган

Башкортстанның Югары суды  3 июньдә, ике югары дәрәҗәле полиция хезмәткәре – Кырмыскалы районы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының элекке бүлек җитәкчесе Салават Галиевны һәм  Уфа  районы буенча ЭЭМ экс-бүлек җитәкчесе Эдуард Матвеевны дознавательница коллегаларын төркем белән көчләүдә (ҖК «а» пункты, 2 часте, 131 маддә ) һәм аңа карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылуда (ҖК «а»п. 2 часте, 132 маддә) гаепләгән Киров район судының  2019 елның декабрендә чыгарган карарын инкяр итте ,дип  хәбәр итте «Ъ-Уфа»га Эдуард Матвеевның адвокаты Әсләм Халиков.

Гаепләнүчеләр суд залында ук азат ителде.

Каза күрүче — Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтовның кызы.

Район суды декабрьдә ике гаепләнүчене дә җиде елга ирекләреннән мәхрүм итәргә, җәза вакытын гомум режимдагы колониядә үтәргә дигән карар чыгарган иде.

Уфа районының миграция мәсьәләләре буенча экс-начальнигыПавел Яромчук та көчләүдә гаепләнгән иде. Ул алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Республиканың Югары суды өченче полицейскига чыгарылган карарны да тикшерде. Ләкин аны акламады,  җәзаны “төркем белән көчләү” дип түгел, “көчләү” маддәсенә йомшартып, җинаять җәзасы срогын алты елдан дүрт елга калдырды.

Район суды экс-полицейскийларның каза күрүчегә әхлакый зыянны каплату өчен икесенә бергә 3 миллион сум компенсация түләүләрен таләп итте. Югары суд Павел Яромчук түлисе компенсация күләмен дә 500 мең сумга калдырды.

Зыян күрүче Гөлназ Фәтхисламованың адвокаты Ирина Вәлиева «Ъ-Уфа»га кассация карарына каршы шикаять язасын белдерде.

«Мин яклаган кыз хәтерен югалтмады.  Бу әшәкелекне алар өчесе эшләгәннәр һәм шуңа күрә аның хокукларына каршы гамәл кылучыларны бу исемлектән сызып ташлау – әхлаксызлык, – дип белдерде яклаучы.

Тикшерү эшләре барышында, полиция хезмәткәре намусын һәм дәрәҗәсен пычраткан өчен, җинаять эше фигурантлары, шул исәптән зыян күргән кыз да, кылган гамәлләре өчен эшләреннән бушатылды. Инцидентның бергәләп хәмер эчү барышында һәм шул нәтиҗәдә килеп чыгуын ЭЭМ тикшерүләре раслады.

Чыганак "Өмет"

Бәйле