Шәфкать туташы Миләүшә: «Куркыныч инде, сүз дә юк…»

-- Лейла

Танышларым арасында медицина юлын сайлаучылар шактый. Заманында бу һөнәргә мине дә «кодалап» караганнар иде. Хәзерге вазгыятькә карыйм да миннән ни табиб, ни фельдшер чыкмасына кабат инанам. Авылдашымның коронавируслы сырхаулар янында эшләвен белгәч тә, тизрәк хәлен белешеп яздым. Авыз­дан иң беренче чыккан сорау билгеле инде: куркытмыймы?

Миләүшә Хәмидуллина шәфкать туташы булып Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә эшли. Күптән түгел «кызыл зона»га күчергәннәр. Хәзер инде Миләүшәнең эш киеме – катлы-катлы саклану костюмы, биттә тирән эзләр калдыра торган күзлек, рес­пиратор. Тәүлек буе эшлиләр, сырхаулар да, эше дә җитәрлек. Тик (иң гаҗәпләндергәне!) төшенкелеккә бирелеп, зарланып утырмыйлар.

− «Планлы хирургия» бүлеген ябып, «неотложка»сын гына калдырдылар. Вакытлыча яңа «Провизор бүлеге» дигәненә күчтек, − дип сөйли Миләүшә. – Төрле бүлекләрдән КТ (компьютер томографиясе), РКТ (рентгенлы компьютер томографиясе) нәтиҗәләре буенча COVID-19 вирусын йоктыру ихтималы уртача яисә югары булган кешеләр безнең бүлеккә күчә. Аларны кабул итеп, теркәп, кан алып, система куябыз, табиб кушса, мазок та алабыз. Анализ нәтиҗәсе килгәнче, сырхау бездә ятып тора. Реанимациядәге кебек инде, кыскасы. Аннары, нәтиҗәсе килгәч, үзебезнең хастаханәдәге гос­питальгә җибәрәбез. Нәтиҗәсе тискәре булганнарны кире үз бүлекләренә озатабыз.

— «Кызыл зона» – хәзер дөньядагы иң куркыныч урын кебек бит инде ул.

− Бу зонага махсус киенеп: күп тапкыр кулланыла торган саклану костюмы, аяк киеме өстеннән бахил, респиратор, сак­лану күзлегеннән керәбез. Анда безнең күзләр генә күренеп тора инде. «Провизор бүлеге»ндә табибларсыз эшлибез, үзебез «хуҗа», кыскасы. Андый-мондый хәл булса, пациент безгә кайсы бүлектән килгән, шунда шалтыратып, мәсьәләне хәл итәбез. Сырхаулар арасында яшьләр дә, картлар да бар. Постта булганда, иртә-кич сырхауларның кан басымын, температурасын үлчибез, дарулар бирәбез, мазок алабыз. 15 майдан бирле эшлибез, мазокның нәтиҗәләре берничә кешедә уңай булып чыкты. Куркыныч инде, сүз дә юк.

— Шуның кадәр күп кием!.. Кызудыр инде?

− Болай катлы-катлы киенгәч, суларга бик авыр. Үпкә туры аннан соң да авыртып тора әле. Ике көн ял иткәннән соң гына сулыш алу җиңеләя төшә. Процедура бүлмәсендә бөтен җирдә тәрәзәләр ачык тора. Әмма алар әллә ачык, әллә юк – эшләгәндә без һаваны сизмибез дә төсле. «Кызыл зона»да күзлекне, киемне салырга ярамый. «Чиста зона»га чыкканда, махсус бүлмәдә киемне алмаштырабыз, бөтен җиргә махсус сыекча сиптерәбез, пычрак киемне салып калдырабыз, бер тапкыр киелә торган халат киябез. Битне антисептик белән сөртәбез, кулларны юып, «чиста зона»га чыгабыз. Косметика сөрткән юк инде, без аның ни икәнен дә оныттык (көлә). Битлек, күзлектән булгач тирләп-пешәсең, күзлеге парлана әле, барысы да агып төшә.

— Сырхауларга ашау-эчү ничек оештырыла?

− «Чиста зона»га буфетчица китерә. Ризык бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабада була. «Чиста зона» белән «кызыл зона» арасында санитаркалар бу азык-төлекне ала да пациентларга ташый. Бу эш белән тоткарлыклар юк.

— Саклану киемнәренә кытлык юкмы соң?

− Костюмнар җитә. Бер тәүлеккә бер кешегә бер костюм бирелә.

— Тәүлек буе эшлисеңме?

− Әйе, бер көн эшлибез. Кайбер чакта тагын калабыз да әле. Хезмәткәрләр җитмәсә инде, билгеле. Менә кичке дүрткә килгән идем, икенче көнне көндезге сәгать 2-3кә кадәр калачакмын әле.

— Авылга кайту әлегә юк, димәк…

− Кайчан? Юк! Аннан, үзем өчен курыкмыйм ла, өйдәгеләр, авылдашлар өчен куркам. Без монда кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле