«Янып торсын синең күзләр сөюләрдән!»

Бер-береңә тартылмаса әгәр күңел —
Икәү бергә тыныч яшәү мөмкин түгел.
Янып торсын синең күзләр сөюләрдән!
Янсын йөрәк: «Өзелеп сөям»-диюләрдән!
Сөю барда — ул беренче һәр тарафта —
Онытыла кайчагында пешкән аш та….
Язсын икән гел яшәргә тигезлектә!
Сөю-назны, җылы тәнне татып кына —
Үтсен төнннәр үз парыңның, сөйгәнеңнең
Кочагында, җылы тоеп, ятып кына !

Җәүдәт Мөхәмәтшин
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий