Русиянең атказанган артисты Фәридә Кудашеваның 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр

Башкортстанда легендар җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Фәридә Кудашеваның 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Тиешле указга республика башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Әлеге вакыйга уңаеннан Башкортстанда бәйрәм чаралары үтәчәк. Хөкүмәт вице-премьеры Фәнүр Ягафаров җитәкчелегендәге оештыру комитеты юбилей чараларын әзерләү белән шөгыльләнә.

Республиканың җыр сәнгате үсеше Фәридә Кудашева иҗаты белән бәйле.

Кабатланмас моңлы һәм тирән хисле тавышы, башкару осталыгы белән җырчы халыкның ихлас мәхәббәтен яулады. Аның башкаруында татар һәм башкорт халык җырларын, автор җырларын Башкортстан һәм Татарстан халкы гына түгел, башка төбәкләрдә яшәүчеләр бирелеп тыңларга яратты. «Дуслык моңы» башкорт һәм татар җыры халыкара фестивале, шулай ук Уфа урамнарының берсе Фәридә Кудашева исемен йөртә. Башкалада ул яшәгән йортта мемориаль тактаташ урнаштырылган.

Чыганак һәм фото: Башинформ.
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий