Россиядә COVID-19га каршы беренче препарат күпме торачак?

-- Лейла

Россиядә беренче COVID-19, «Авифавир» препараты мәҗбүри медицина иминияте (ММИ) кысаларында илдә бушлай булачак. Бу хакта Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды (РФПИ) җитәкчесе Кирилл Дмитриев Россия лидеры Владимир Путин белән эшлекле очрашу вакытында хәбәр итте.

«Ул инде 11 июньдә үк Россиядә клиникаларга керәчәк һәм ММИ программасы буенча россиялеләр өчен бушлай биреләчәк», — дип хәбәр итә РИА «Новости».

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле