Коронавирус белән авырып терелүчеләр: «35 көн хастаханәдә яттым»

-- Лейла

 Баштарак, коронавирус өлкән буын өчен куркыныч, дигән булсалар, вирусның яшьләрне дә аяктан егуына инандык. Шунысы куандыра: Татарстанда бу чирдән терелүчеләр күпче­лекне тәшкил итә. Корона­вирустан терелгән кешеләр белән «ВТ» хәбәрчесе дә аралашты.

«35 көн хастаханәдә яттым»

Зөһрә Вәлиулловага – 17 яшь. Әле шушы көннәрдә генә коронавирустан дәваланып бетте. Бу чир Зөһрәнең бөтен гаиләсен аяктан еккан.

− Чирне бер авырудан йоктырдым. Биш көннән соң аның билгеләре пәйда булды. Иң элек температурам күтәрелде. Баштарак ул 39 градус иде, аннары 37,4кә төште. Шуннан ютәл, тамак авырту башлады. Мине район үзәгендәге хастаханәгә салдылар. Ниндидер антибиотиклар кадаганнар иде, шулардан соң хәлем бөтенләй начарайды: ис һәм ризык тәмен тоймый башладым. 3-4 көн шулай йөрдем әле. Аннан инде мине һәм сеңлемне Казанның 1 нче шәһәр балалар хастаханәсенә алып киттеләр. Биредә дарулар белән дәваладылар, көненә 3-4 тапкыр «обход» ясый, тамакны тикшерә, температураны үлчиләр иде. Гаиләдәгеләр вирусны 7 – 15 көн эчендә җиңде, мин исә хастаханәдә 35 көн яттым. Чирне ничек кабул итүең организмнан да тора шул. Дәваланып чыккач та, карантинга ябарлар инде дип курыккан идем, алай ук булмады. Хәзер хәлем тотрыклы, шөкер. Хәлсезлек сизелә, әмма түзәрлек. Дарулар эчеп торам, чөнки мин әле дә азрак ютәллим һәм төчкерәм. Әмма табиблар мондый билгеләр буласын алдан хәбәр иткән иде, – дип сөйләде кыз.

«Каһвә исен дә тоймыйча яшәдек»

Казанда компьютер белгече булып эшләүче И. шулай ук коронавирусны гаиләсе белән кичерә. Тик хастаханәдә түгел, өйдә утыралар: аларда чирнең җиңел формасы раслана. Аның сөйләве буенча, чир И.га хатыны һәм баласыннан йога: «Хатыным белән кызым берничә көн ­хас­таханәдә ятты. Шуннан ияртеп кайттылар».

Гаиләләре белән ике атна буе авыз эче кибүдән, тамакта нидер кырып торудан җәфаланганнар. Гел йөткерәсе килгән. Дүрт көн дәвамында температуралары 37,5 градус тирәсе булган. «Шул дүрт көннең икесе аеруча истә калды – тән сызлады, хәлсезлек иде. Чирнең төп билгесе – ис тоймау. 3 атна буе каһвә исен дә тоймыйча яшәдек», − ди И.

Кызлары авыруны җиңел кичергән. 3 яшьлек баланың өч атна дәвамында борыны тыгылып җәфалаган. Хәзер хәлләре яхшы, барысы да терелгән.

«Өлкәннәр нишли икән?!»

Тумышы белән Татарстанның бер районыннан булган, хәзерге вакытта укуын Мәскәүдә дәвам иттерүче дустым да авыру тарихы белән уртаклашты. Исемен күрсәтмәүне сорады.

− Чирнең билгеләре гадәти гриппныкы кебек кенә димәс идем. Болай беркайчан да авырган булмады, − диде ул. − Барысы да март азагында башланды. Бер атна дәвамында температура 37,5 градус тирәсе булды, шулай да хәлсезлек тоймадым. Ә аннары кисәк кенә 38гә күтәрелде. Урыннан чак тора идем. 38-38,5 градус температура белән чирләдем. Авыруның сигезенче көнендә ис тоймый башладым. Апрель башларында хәлсезлек биләп алды, тәндәге сөякләрне сындырып ташлаганнар кебек тойдым. Әле уйлыйм: миңа шундый кыен иде, ә авыручы өлкәннәргә ничек икән?!

Ис, тәм сизмәгәч, организмны мәҗбүр итеп кенә ашарга туры килгән. Ис тою сәләте әле шушы атналарда гына кире кайткан. «Терелеп, урамга чыккач ук, урамдагы һәр агачны, һәр чәчәкне умарта корты кебек ябышып, иснәп йөрдем!» – дип көлә ул. Исләрне сизә башласа да, ютәл әле тулысынча бетмәгән икән. Табиб исә моны вакытлыча булачак дип әйткән.

− Ышанасыңмы, юкмы – судан дәва таптым. Мин бик күп су эчтем. Хәтта аңа карый алмыйм, укшыта ук башлады инде. Һәр 15 – 20 минут саен бер стакан су эчеп тордым, башта үземне мәҗбүр итеп кенә, аннары инде ияләшәсең. Кайбер даруларны, хәл кертү өчен дип, ипи ашаган кебек ашадым, әмма алар вирустан тулаем дәваламый, − диде ул.

Коронавирус сабак бирде, ди әңгәмәдәшебез. Тормышны ничек бар, шулай яратырга, сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәнгән ул хәзер. «Кешенең бер җире генә авыртса да, тулы тормыш белән яши алмый. Бу коронавирус шул хакта уйланырга мәҗбүр итте», − ди ул.

Туган авылында калган әти-әнисенә дә артыгын белгертеп тормаган. «Алар өчен коронавирус кешене мизгел эчендә үтерә торган бер чир сыман. Шуңа артык борчымадым, кайтмавым сәбәбен эш күплеге, укуым белән аңлаттым. Кара, авылга 4 ай кайтканым юк икән ич инде…» − дип үзе дә шаккатты әңгәмәдәшебез.

«Аңымны да җуйганмын»

Бу атнада татар блогеры Ренат Галиәхмәтов Түбән Камада яшәүче әти-әнисенең коронавирус белән авырып терелгәннәрен халыкка җиткерде. Ышанмаучылар да күп булды. Ренат исә андыйларга: «Авырганда интернетта утырмыйсың, аны күрсәтмисең», − дип җаваплады.

Блогерның әнисе Әлфия ханым Галиәхмәтованың авыруы хакында мәгълүмат «ВТ»ның 16 май санында ук басылып чыкты. Аларның хәлләрен белешеп шалтыраткан идек.

− Ирем көн дә эшләде. Берзаман кайтты да, температурасы күтәрелеп, авырый башлады. Ике көннән соң шул ук хәл миндә күзәтелде. Бик каты авырдым. Хәтта аңымны да җуйдым. Тест ясаттык. Иремнеке тискәре, минеке уңай булып чыкты. Аны өч тапкыр ясыйлар бит. Калган икесе тискәре булды. Әле ирем белән шаяртабыз: кайчан шул гомер икәү бергә өйдә ятар идек соң? − дип сөйләде Әлфия ханым. Ашыйсы килмәгән, чәй, шулпа эчеп кенә торганнар. Табиблар антибиотиклар язган.

P.S. Язма геройларыбызның дәвалану ысулларын үрнәк итеп алып кулланырга киңәш ителми. Табибка, белгечләргә күренү кирәк.

Белгеч сүзе

Коронавирустан терелгәч, сырхауларда берничә атна дәвамында түбәндәге билгеләр сакланырга мөмкин: кызу атлап йөргәндә, физик активлык күрсәткәндә сулыш алуда кыенлык; температура күтәрелми, әмма ютәлләү дәвам итә, какырык килә; хроник авыруларның кискенләшүе; вируска каршы астения: аппетит кимү, хәлсезлек; үпкәләр фиброзы. Белгечләр, бу күренешләр ике атнадан озаграк күзәтелсә, табибка мөрәҗәгать итәргә куша. Дәваланып чыкканнан соң, организмны тергезү һәм иммунитетны ныгыту турында уйланырга кирәк: витаминнар эчәргә, дөрес тукланырга, сулыш гимнастикасы ясарга һәм шәхси гигиена хакында онытмас­ка.

Илдус Лотфуллин, табиб, Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казандагы 1 нче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире:

− Ютәлләү куркыныч түгел. Компьютер томографиясе ясату хәерле. Нәтиҗәсе яхшы, үпкәдә кислород тиешле күләмдә булса, борчылмасыннар. Димәк, сырхау коронавирусның җиңел формасын кичергән. Иртәме-соңмы бу авыруны барыбызга да узарга туры киләчәк. Авыр формадагы коронавирус башкача үтә ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле