“Бар да җайланыр әле, бар да җайланыр…”

Халидә апа акрын адымнар белән ишеккә юнәлде. Чыгып китәр алдыннан, ул тагын бер тапкыр кызына борылып карады. Сиринәнең күңеле тулды, ул, башы әйләнүгә карамастан, көч-хәл белән урыныннан торды да әнисен кочаклады.

Бүген Сиринәнең хыялы ниһаять чынга ашачак: аңа авыл мәдәният йортында шигырь сөйләргә тәкъдим иттеләр. Күптәннән бу турыда хыялланды ул, тик кыюлыгы гына җитми иде. Унике яше тулуга карамастан, Сиринә үзен балалар кебек кыюсыз тота. Бу юлы да ул каушый кебек, җиренә җиткереп сөйли алмасмын дип уйлый, тик сөйлисе килә…
Сиринәнең шигыре Яңа елга багышланмаган, ә өмет турында. Үзе сайлады бу шигырьне Сиринә. Каяндыр хәтеренә кереп калган, тик авторын гына исендә калдырмаган. Ул кичәдә Яңе ел турында күп әйтеләчәк әле, ә өмет турында бары ул гына сөйләячәк.
Сиринә матур күлмәген киеп куйды, көзгегә карап тагын бер тапкыр шигырен кабатлап чыкты:
“Һәр кешедә була хыял,
Һәр кешедә була теләк.
Тик өмет кенә яшәтә
Кешене гел алга өндәп.”
Шулчак бүлмәгә чәчәкле халат кигән, уртача озынлыктагы кара чәчләрен артка җыеп куйган бер хатын-кыз килеп керде. Бу – Сиринәнең әнисе Халидә апа. Аның күзләре моңсу һәм бераз гына ачулы күренә.
— Әни, мин бүген клубта шигырь сөйлим, карарга киләсеңме? – диде Сиринә сак тавыш белән.
— Яңа ел кайгысы юк әле миндә… Кеше көлдермәслек итеп сөйләргә өйрәндеңме соң?
— Белмим шул, өйрәндем микән… — диде Сиринә, әнисенең кәефсезлегенә борчылып. Эх, әнисе дә инде. Күңелне күтәрер өчен генә булса да яхшы сүз әйтсә, кызда ышаныч артыр иде. – Берәр нәрсә булды мәллә?
— Булды шул… Атаң кайтты…
Атаң кайтты… Шушы ике гади сүздән Сиринәнең эченә курку дулкыны йөгерде, йөрәге калтырап куйды. Өч көн буе аның әтисе Рафис өйдә юк иде. Сәбәбе акланырлык түгел — ул шайтан суы белән мавыга. Хәзер дә әтисе исерек булырга тиеш. Шулай булса, эшләр харап. Сиринәнең әнисе дә әтисе аркада үзгәреп бетте, кырысланды. Шулай булмыйча, инде күпме еллар ире тыныч тормыш күрсәтми бит. Рафиснең шулый чыгып югалулары гадәти хәлгә әйләнде.
Каты ябылган ишек тавышына Сиринә сискәнеп китте. Әйе, ишек катында аягында көч-хәлгә басып торучы кеше аның әтисе иде.
— Көтмәдегезме? – диде ул кычкырып. — Ә мин кайтып җиттем. Яңа елга дип. Халидә, миңа акча кирәк! Хәзер үк бир, алайса…
— Алайса нишләрсең? – дип ярсып кычкырды күзләренә яшьләр тыгылган Халидә. – Оялмыйча бала каршында кул күтәрерсеңме?
— Нәрсә дидең?!! Син мине аңлмадың мәллә??
Рафис ярсып теләсә нәрсә кычкыра башлады, Сиринә әнисе белән өйдән чыгып йөгерделәр…
Урамда зәмһәрир суык. Күңелгә дә суык, тәнгә дә. Әле ничек Сиринә өске киемен алырга өлгерде, ә әнисе ялангач иде.
— Мин күршеләргә кереп торам, — диде Халидә апа, ә син клубка бар. Йокыга китсен, аннары өйгә керермен.
Шундый “яхшы кәеф” белән Сиринә мәдәният йортына юнәлде. Әнисен дә бик кызганды ул. Инде менә йөзенче кат йөзенче күз яшен түгеп, күршеләргә кереп китте…
Юл буе Сиринә тынычлана алмады. Күз яшьләре бертуктаусыз актылар да актылар. Ишек төбенә килеп җиткәч кенә, кыз тынычланырга тырышты, йөзенә елмаю “эләргә” тырышты. Тик үзеңне мәҗбүр итеп елмаю, ай-һай, авыр икән..
Мәдәният йортында бар да Яңа елча. Бөтен җир бизәлгән, чыршыдагы утлар кешеләрнең шатлыклы күзләрендәге яктылык белән бергә үрелә. Сиринә бу матурлыкны күреп бераз тынычлангандай булды, чыгышка әзерләнә башлады, кәгазьгә язып алган шигырен кабатлады.
Озак вакыт үтмәде, кичә башланды да. Озын кызыл күлмәк кигән, чәчләрен бөдрәләткән клуб мөдире сәхнәгә чыгып бәйрәмне ачып җибәрде. Соңыннан төрле-төрле җырлар, биюләр куйдылар. Тиздән Сиринәнең дә чираты җитәргә тиеш.
Җыр барышында кемдер клубның ишеген ачып кереп килә иде. Залның ишеккә якын соңгы рәтләрендә ниндидер тавыш, мәшәкать купты. Сиринә яхшылабрак караса, әтисе икән бит ул! Йа Ходай, нинди хурлык!.. Нишләргә инде хәзер?!
Рафис абзый тыныч кына кереп утырырга теләми иде ахры. Иң элек ул, сәхнәгә игътибар итмичә, залдагы кешеләрне кычкырып сәламләде:
— Хәерле ки-и-ич барыгызга да,- диде ул, исерек тавыш белән сузып-сузып. — Яңа еллар белән сезне!..
Аягында басып тора алмаган Рафисны күреп, кемнәрдер авыр сулап куйды, кемнәрдер мыскыллап көлеп җибәрде. Ә Сиринәгә ничек иде бу минутларда? Берәрсе ул турыда уйлады микән? Кызга әтисеннән генә түгел, үзеннән көләләр кебек тоелды. Әнә, иптәшләре дә мәгънәсез сүзләр мыгырдаган Рафистән кызык табып шаркылдыйлар. Җитмәсә, киемнәре дә пычранган бит. Сәхнәгә таба бер-ике адым атлагач, Рафис нәрсәгәдер абынды да, клубны яңгыратып егылды. Әтисе әйткән мәънәсез сүзләрен ишетәсе килмичә, оятыннан Сиринә урамга чыгып йөгерде…
“Нигә шулай соң минем белән? Кайчан барысы да җайланыр соң, йә Аллам?! Нигә шулай соң, нигә??” Сиринә күңеле белән шулай сыкрады. Әтисенең мондый кылынышлары бик күпкә китте. Алар барысы да Сиринәнең күңелендә җыелып бардылар… Хәзер кыз түзмәде, аңа барысын да бушатырга кирәк иде. Ул авылның тыныч урамнары буйлап бертуктаусыз чапты, кая йөгергәнен үзе дә белмәде. Аргач, ниндидер бер кар көрте артына егылды һәм үкси-үкси бик озак елады. Куллары белән җирне төйде: “Нигә шулай соң, нигә?!”
Күпмедер шулай ятканнан соң, Сиринә аңына килде. Өстендә курткасы булуына карамастан, эченә кышның зәмһәрир суыгы үтеп кергән. Сиринә карашын күккә төбәде: “Аллаһы Тәгалә, сине бит бар диләр, бар син, мин ышанам. Ярдәм ит миңа”,- дип ялварды ул. Чиста күк йөзендә меңләгән йолдыз балкый иде. Шунда берсе аңа карап күз кыскандай булды: “Бар да җайланыр әле, бар да җайланыр…”
Сиринә кемнәрнеңдер ерактан сөйләшеп килгән тавышларын ишетте. Алар мәдәният йортыннан көлешә-көлешә кайтып килүче балалар иде. Якынлашкан саен, Сиринә аларның тавышын ачыграк ишетте.
— Миңа әти белән әни Яңа елга күп итеп бүләк алып кайткан, — диде берсе.
— Ә минем әти өйне гирляндалар белән бизәп куйды.
Алар, Сиринәне күрмичә, мактаныша-мактаныша узып киттеләр, җылы өйләренә, гаиләләре янына таралдылар…
“Бәхетле балалар, — дип уйлады Сиринә. — Алар үзләренең нинди бәхетле булуларын аңламыйлардыр әле. Ә миңа бәхет өчен бүләк тә, Яңа ел да кирәкми, бары тик әти белән әни генә кешечә яшәсеннәр иде…”
Сиринә аякларында хәлсезлек тойды, ә күз кабакларын нидер аска сөйри иде…


…Сиринә күзләрен ачкач, аңа ап-ак диварлар һәм түшәм күренде. Ул хастаханәдә иде. Аның янында елый-елый күзләре шешенеп беткән әнисе утыра.
— Син җүләрме соң, Сиринә? – диде ул. — Өйгә кайтасы иде, нигә кар өстендә яттың? Җүләрдер син, җүләрдер! – дип сүгә-сүгә елады ул.
— Әти кайда? – дип сорады Сиринә акрын тавыш белән.
— Өйдә. Тиздән айныр инде, борчылма. Бавыры авырта башлады. Эчкән кешенең шул була бит ул. Врачлар бүтән эчмәсен дип әйтте. Тагын эчсә, дарулар гына булышмаячак, диләр. Белмим, шулай җиңел генә ташлый алыр микән… Ә син тынычлап ял ит. Тагын бер атна ятасың бар әле. Мин китәм инде, малларны да карарга кирәк.
— Сау бул, әни… — диде Сиринә.
Халидә апа акрын адымнар белән ишеккә юнәлде. Чыгып китәр алдыннан, ул тагын бер тапкыр кызына борылып карады. Сиринәнең күңеле тулды, ул, башы әйләнүгә карамастан, көч-хәл белән урыныннан торды да әнисен кочаклады. Халидәнең күзләре яшьләнде. Ул шуны аңлады: кызы өчен булса да ул яшәргә, тырышырга-тырмашырга тиеш.


Әнисе киткәч, бүлмәдә ниндидер сәер тынлык урнашты. Җитмәсә, күршеләре дә чыгып киткән. Хәер, Сиринә барыбер әлегә беркем белән дә сөйләшер хәлдә түгел.
Уйланып ята торгач, Сиринә өстәл өстендә ниндидер кәгазь күреп алды. Ачып караса, бу теге сөйләнелмичә калган шигырь икән. Сиринә ярымкүгәргән иреннәре белән шул сүзләрне кабатлады:
“Һәр кешедә була хыял,
Һәр кешедә була теләк.
Тик өмет кенә яшәтә
Кешене гел алга өндәп”.
Әйе, шигырь сөйләнелмичә калды. Тик сөйләнәчәк шигырьләр дә алда әле…

Зөһрә Вилданова

Бәйле